Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Махсус салоннарга йөрмичә генә чәчләрне тәрбияләү ысуллары [киңәш]

Әбиләрегез сөйләгәннән ишеткәнегез бар идеме икән, Совет заманында чәчне 2 атнага бер юганнар ди, имеш. Ә атна саен юу артык еш дип саналган. Хәзерге шампуньнар белән көн саен юарга да була. Вәгъдә ителгәнчә, алар чәчне саклый, ныгыта, үз төсен тагын да матурлата, буялган булса төсен саклый.

Тик нишләптер элек әбиләребез калын-калын толымнар белән йөрсә, бүген күбебез кыска чәчкә өстенлек бирә. Хәер… өстенлек бирәме, әллә чәчләр хәзер элеккегечә үсмиме? Сорауның асылы да шушында. Чәчләрегез матур да, сәламәт тә булсын дисәгез, әбиләр рецептына колак салыгыз. Алар юкны киңәш итмәс.

1. Сода. Уч төбенә сыйган хәтле сода алабыз, су белән болгатабыз һәм шушы «ботка»ны чәчнең тамырына ышкыйбыз. Бу катнашманы маска буларак куллансагыз да ярый: ваннага кергәч аны чәчкә сылап 20 минут тирәсе тотыгыз. Артыннан кыска чәчкә чирек стакан, озын чәчкә ярты стакан уксус белән чайкагыз. Мондый процедураларга чәч озак ияләшсә дә, 3-4 атнадан чәчләрегезнең сизелерлек ныгыганын тоярсыз.

2. Сабын. Органик косметика сатылучы кибет, аптекаларда сыек сабын алыгыз. Үлән чәе, 2 бал кашыгы чәй агачы мае белән болгатыгыз. Әлеге катнашма кавыктан, хәтта беттән котылырга да ярдәм итәр.

3. Алоэ Вера. Аның согын баш тиресенә ышку кирәк. Шулай ук кавыктан котылырсыз, чәч коелудан туктар, кан йөрешен яхшырта.

4. Кокос мае хуш ис, матур кыяфәт дигән сүз. Аны шулай ук үлән чәе белән болгатып баш тиресенә массаж ясау кирәк. Тик артыннан әйбәтләп чайкагыз. Чәчләрегез ялтырап торыр, ефәк шикелле булыр.     "Сабантуй" журналы 

http://tatar-today.ru.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X