Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Петрушка ашагыз

Әлеге яшел тәмләткечнең 100 граммында якынча ике көнгә җитәрлек С витамины бар.

Ашказаны сыекчасы кислоталылыгы түбән булганда һәм гастрит борчыганда, 3 чәй кашыгы вакланган петрушка тамырын, 1 стакан кайнар суга салып, 10 сәгать төнәтәләр. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 4 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр.

Гемоглобин түбән икән, петрушка яфрагы белән тамырын шул килеш ашыйлар.

Пиелонефрит диагнозы куелганда, 100 г петрушка тамырын, 1 литр кайнар суга салып, 1 сәгать төнәтәләр. Икегә бүлеп, көн дәвамында эчәләр. Атна-ун көннән уңай якка үзгәреш сизелергә тиеш.

Бавыр белән үт куыгында таш булганда, 20 г вакланган петрушка яфрагы белән тамырын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 мәртәбә 1/3әр стакан эчәләр. Б

Шешенгәндә, кич 1 стакан вак­ланган петрушка яфрагы белән тамырын 2 стакан кайнар суга салып калдыралар. Иртән сөзеп, уртача зурлыктагы 1 лимон согы өстиләр. Көнгә 5 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр. 2 көн­нән 3 көнлек тәнәфес ясыйлар да, дәвалануны дәвам итәләр.

Атеросклероз авы­руы булганда көн саен яшел петрушка ашарга киңәш ителә. akcharlak.com

 

 http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/petrushka-ashagyz

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев