Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Сарымсакны ничек сакларга?

Иртә җыйган сарымсак төшләргә начар аерыла.

Оста бакчачылар сарымсакны иртә дә, соң да җыярга ярамый, диләр.

Иртә җыйган сарымсак төшләргә начар аерыла. Ә кайчан вакыты җиткәнлегенең гади генә сере бар. Июль башында сарымсак “ук“ларын җыйганда бер-икесен өзмичә калдырырга кирәк. Бу – сарымсакның әзерлеген белдерүче билге. Сабак тураеп, тышчасы ярылгач алырга вакыт дигән сүз. Сарымсак кыяклары саргаю да әлеге эшне башкарырга вакыт җиткәнлеген искәртә.

Казып алганнан соң сарымсакларны түтәлдә киптерәләр. Кояш нурларыннан авыру таратучы гөмбәләр һәм микроблар үләләр. Әмма кояш астында да озак тотарга ярамаганлыгын онытмагыз. Пешү ихтималы бар.

Сарымсак сабагын 15 сантиметр озынлыкта калдырып кисеп, 10-15әрләп бәйләп көннәр салкынайтканчы сарайга эләләр. Кышка да шул килеш базга элеп куярга мөмкин.

Кичкетаңнан һәвәскәр бакчачы Ромель Мәннапов исә сарымсакны тоз эчендә саклау отышлы, ди. Моның өчен тартмага бер рәт тоз җәябез дә, шуңа сарымсакны батырып тезеп чыгабыз. Аннан тагын тоз җәеп, сарымсак тезәбез. Тартма тулганчы шулай эшләргә мөмкин.

Сарымсакларны банкада да сакларга була. Банкаларга тутырып, өстен чүпрәк белән генә ябып караңгырак урынга куйсаң да яхшы саклана.

http://agryz-rt.ru/news/bakchachy-pochmagy/sarymsakny-nichek-saklarga

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев