Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Сәламәтлеккә - зыяны, ә хуҗалыкта файдасы күп

Кока-кола хуҗабикәнең ярдәмчесе. Ул хуҗалыктагы күп кенә эшләрдә ярдәмгә килә. Шуңа күрә, аңардан бөтенләй баш тарту кирәкми, файдасы тиеп куяр.


 

 

1. Унитаз чистартабыз. Һәркемнең унитазын тиз һәм чиста итеп юасы килә. Моның өчен сезгә бер банка кока – кола һәм «ершик» кирәк булачак. Әлеге эчемлектәге кислота һәм сода унитазыгызны бик җиңел генә «ялт» иттерәчәк.
2. Инсектицид. Индиядә кайсыбер фермерлар кока-коланы төрле корткычларга каршы куллана. Беренчедән, аларны нәтиҗә канәгатьләндерә, икенчедән, очсызга чыга. Эш шунда, татлы эчемлек кызыл кырмыскаларны җәлеп итә, ә алар үз чиратында корткычларны юк итә.
3. Тап бетергеч. Тапларны бетерү өчен кыйммәтле чаралар сатып алу мәҗбүри түгел. Кер юганда, порошок белән бергә бераз кока-кола кушып җибәрү дә җитә. Тапларны эчемлектәге ортофосфор кислотасы һәм углекислота юк итәчәк.
4. Репеллент. Әгәр дә ниндидер бөҗәкләр сезгә тыныч яшәргә комачаулый икән, алардан берничә кока-кола банкасы ярдәмендә котылып була. Банкаларны ачып тәрәзә төбенә куегыз. Чакырылмаган кунакларны татлы эчемлек үзенә җәлеп итәчәк.
5. Күгәрүгә каршы. Әгәр дә әйбердәге күгәректән котылырга кирәк икән, аны яңа гына ачылган кока-колага салырга яки әлеге эчемлектә кока-колада җебетелгән чүпрәккә төреп куярга кирәк. Ортофосфор кислотасы күгәрекне бетерергә ярдәм итәчәк.
6. Авыртуны баса. Әгәр дә, мәсәлән, диңгездә ял иткәндә күңелсез хәл килеп чыгып, кемнедер медуза чакса, ул урынга 30 секунд тирәсе бары тик кока-кола агызырга кирәк. Ул авыр туны баса. Пляжда ниндидер махсус даруга караганда, кока-кола эзләп табасы күпкә җиңел.
7. Савыт-саба юу чарасы. Әгәр дә кәстрүлдә ни дә булса янса, аңа кока-кола салып, берничә минут көтәргә кирәк. Шуннан соң, көеп савыт төбенә ябышкан ризык бик җиңел кубачак.
8. Сагызга каршы көрәш. Кайвакытта сагыз чәчкә ябыша һәм чарасызлык тан аны кисәргә дә туры килә. Ә бит аңа нибары бераз кока-кола агызып берничә минут көтәргә генә кирәк. Һәм ул җиңел чистартылачак. Кием белән дә шул ук хәл.

Фото:https://pixabay.com/

http://yashel-uzan.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/slamtlekk-zyyany-khualykta-faydasy-kp

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев