Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Табиб атланмайның файдасы һәм зыяны турында сөйләде

Атланмай зыянлы продукт түгел, әмма аны чама белән кулланырга кирәк.


 

Табиб-диетолог Елена Соломатина атланмайны күпме күләмдә ашарга яравын һәм кайсы очракта аны ашаудан баш тартырга кирәк икәнен әйтте. Бу хакта «Вечерняя Москва» яза.

Холестерин күләме күп булу сәбәпле, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләргә атланмай ашарга ярамый, диде табиб.

«Бу сөт продуктын холестерин күләме югары кешеләргә, атеросклероз булган пациентларга, ашказаны асты бизе авыруы, үт куыгында ташлары булган кешеләргә, шулай ук артык авырлык җыйган кешеләргә ашарга ярамый», — дип сөйләде Елена Соломатина.

Атланмай зыянлы продукт түгел, әмма аны чама белән кулланырга кирәк. Диетолог сүзләренчә, олыларга көнгә 20-30 грамм май ашарга ярый, балаларга 10 грамм җитә. Ә өлкән яшьтәгеләргә атланмай ашаудан тыелырга кирәк.

Елена Соломатина атланмайдан бөтенләй баш тартмаска өндәде, чөнки ул A һәм D витаминнарына бай һәм иммунитет, тире, тырнак, чәч һәм нерв системасы өчен файдалы. «Бигрәк тә кышкы чорда, кояш аз вакытта һәм сөякләр көчсезләнгәндә, май бу микроэлементларның дефицитын компенсацияли», — дип аңлатты табиб.

Дитолог сүзләренчә, атланмайны үсемлек мае яки майлы балык белән алыштырырга мөмкин. «Тәрәч балыгы бавыры D витаминын алыштыра ала», дип өстәде Соломатина. Каротиноидларга бай сары һәм кызгылт сары төстәге җиләк-җимеш һәм яшелчәләр — кабак, кишер, әфлисун һ. б. А витамины чыганагы булып тора.

https://tatar-inform.tatar/news/health/18-12-2019/tabib-atlanmayny-faydasy-m-zyyany-turynda-s-yl-de-5710828

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев