Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Үзеңне уңган хуҗабикә дип исәплисеңме?

Чиста савыт-саба, үтүкләнгән кер генә хуҗабикәнең йөзен тулысынча ачмый шул әле.

 

 


Керләр юылган, идән чиста, савыт-сабалар киштәләрдә. Кунакларны хуҗабикәләр, гадәттә, шулай каршы ала. Һәм үзләре турында уңган хуҗабикә дип уйлый. Шулай да кунаклар без күрмәгән үзенчәлекләргә дә игътибар итә икән шул…

Түбәндә язылганнар сезнең өегездә күзәтелсә, кунакларыгыз сезнең турыда бик яхшы фикердә булмаячак.

1.Көзгеләрне сөрткәннән соң янә бер тапкыр аңа игътибар итегез, эзләр калмасын.

2. Ачык киштәләрдә тузан юкмы? Булса, тизрәк сөртегез. Андагы кирәк-яракны да тәртип белән урнаштырыгыз.

3. Тәрәзә төбендә үсүче гөлләрегезгә кайчан соңгы тапкыр игътибар иттегез? Яфраклары корыган, сулган гөлләр бер дә хуҗасын «мактамый».

4. Мебель өстендәге йонны да юк итегез. Япмаларны кагыгыз, аңа ябышкан тукыма калдыкларын чистартыгыз.

5. Телевизорда тузан булмаска тиеш!

6. Юыну бүлмәсендәге раковинада чәч калмаганмы? Бу да бик ямьсез күренеш, шулай бит?

7. Суыткычыгыздан тәмсез ис килмәсен. Кунакка килгән хатын-кызлар хуҗабикәгә ярдәмләшергә ярата. Аларның сезнең суыткычка да керәчәкләрен онытмагыз.

 
https://kiziltan.rbsmi.ru/

http://maydan.tatar/uzenne-ungan-xujabike-dip-iseplisenme/

Фото:https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X