Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 февральдән пособиеләр күләме артачак. Күпмегә?

Россия геройлары һәм Хезмәт геройлары, ветераннар, инвалидлар, блокадачылар, төрле техноген аварияләр ликвидаторлары, башка категорияләрнең пособиеләре ел саен февральдән арта.

2024 елда вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы, иминият стажы сигез ел һәм аннан да күбрәк булганда, аена 122 808 сум тәшкил итәчәк; 5 елдан 8 елга кадәрге иминият стажы булганда – аена 98 246 сум; 5 елга кадәр булганда аена – 73 685 сум. Бу бик зур сан, чөнки 2023 елда больничныйның максималь күләме 83 205 сум тәшкил итә.
декрет түләүләре дә артачак: йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 565 562 сум тәшкил итәчәк. Бала тапканда өзлегүләр булса, пособие күләме 630 198 сумга кадәр арта. 
Бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособие 2024 елның 1 февраленнән – 24 627 сумга, 2025 елдан – 25 735 сумга, 2026 елдан 26 764 сумга кадәр үсәргә мөмкин.

"Ш.К."

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев