Сарман районы, 2нче номерлы Җәлил мәктәбендә “Әдәби туган як” республикакүләм әдәби укулары узды.
Әдәби укулар Сөббух Рәфыйковның тууына 110, Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуга багышланган иде.
Лениногорскиның 12нче лицееннан 3 нче В сыйныфы укучысы Халикова Кадрия (фәнни җитәкчесе Ибраһимова И.М. , Валиуллова Г.И.) конференциядә катнашты һәм җиңүче булды, дип хәбәр итә мәктәп сайты.
фото: https://vk.com/public212810364
Нет комментариев