Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

14 декабрь - 20 декабрь атнасына йолдызнамә

Кучкар Бу вакыт аралыгы кучкарларга күп очрашулар, эшлекле аралашулар вәгъдә итә. Гомумән алганда бу чор үз бизнесыңны ачып җибәрү яисә булган эшне үстерү өчен максималь рәвештә уңышлы. Шулай ук сиземләү сәләтегезгә һәм кинәт килеп туган уй-фикерләрегезгә игътибар итәргә кирәк, алар сезгә яңа идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.


Үгезбозау
Сезгә җаваплы һәм тәвәккәл карарлар кабул итәргә кирәк. Ләкин бу вакыт аралыгында шикле, куркыныч авантюраларга барудан тыелу яхшырак булыр. Атнаның икенче яртысында милек, мирас, кредитка квартир алу кебек мәсьәләләр уңышлы хәл ителәчәк. Туганнар белән мөнәсәбәтләр бу вакыт эчендә яхшырып китәр.

Игезәкләр
Атнаның беренче яртысында сезнең максатлар үзгәрергә мөмкин, бу исә партнерыгызның тискәре реакциясен китереп чыгарачак. Үз планнарыгыз белән уртаклашып торыгыз. Атнаның икенче яртысында уңышка ирешү өчен үз ихтыяҗларыгызны гына түгел, икенче якны да уйлагыз. Болай эш итү кирәкле кешеләрне җәлеп итәргә һәм теләгән нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итәчәк.

Кысла
Ялгыз кыслалар бу атнада охшатып йөри торган кешесеннән күңеле кайтканны сизәчәк. Никахтагыларга исә сөйгәненең кимчелекләренә карата түземлерәк булырга, игътибар итмәскә тырышырга кирәк. Бу вакыт аралыгы үз сәламәтлегең турында кайгырту өчен уңай. Үзлектән дәвалану турында уйламагыз да. Сәламәт яшәү рәвешенә күчү өчен бик кулай вакыт.


Арыслан
Күпчелек арысланнарга үз хокукларын якларга туры киләчәк. Бу вакыт аралыгы стресска бирешмәүчәнлекне һәм абруйлылык дәрәҗәсен тикшерү чоры булып торачак. Атнаның икенче яртысында үзегезне иҗатта сынап карый аласыз, шулай ук яңа сәләтләрегезне ачу өчен дә яхшы вакыт.


Кыз
Атна башында көнкүреш сорауларын хәл итеп булачак. Өегезне тәртипкә китерү, ремонт ясау өчен уңай вакыт. Ләкин моны гаиләгез белән киңәшләшеп эшләгез. Өйдәгеләрнең психологик халәте сезнең өчен бик мөһим. Шуңа күрә туганнарыгыз белән бәхәсләшмәскә һәм шулай ук аларның үзара низаглары килеп чыкмасын өчен тырышыгыз.

 

Үлчәү
Эшләрне планлаштырганда ыгы-зыгыдан, кинәт туган идеяләрдән ераграк булыгыз. Югыйсә, барысына да җитешмәвегез ихтимал. Атнаның икенче яртысында фикердәшләр белән бик күп аралашу көтелә. Йолдызлар сезгә гайбәтләрдән читтә булырга киңәш итә, кире очракта якыннарыгызның ышанычын югалтырга мөмкин.


Чаян
Сезнең эшләр өчен көчегез дә, теләгегез дә ташып тора. Яхшы кәефегез планлаштырганнан да күбрәк эшләр башкарырга булышачак. Ялларда табигатькә чыгыгыз, өйдән чыгып китеп берничә сәгать йөреп кайтсагыз да, бу сезгә тонусны нормада тотарга ярдәм итәчәк.  Паркка чыгып йөреп керү генә дә файдага булачак.


Укчы
Сез күптән көткән үзгәрешләр тиздән тормышыгызга килеп керәчәк. Эш урынын алмаштыру өчен бик кулай вакыт. Бергә эшләгән һәркемгә ихтирам белән карагыз. Мәхәббәт сорауларында әкренләп бар да тиешле юнәлештә барачак, түзем булыгыз. Хисләрне контрольдә тотарга бөтнек һәм кура җиләге белән чәй ярдәм итәчәк.


Кәҗәмөгез
Кәҗәмөгезләр тыныч һәм сабыр холыкка ия, ләкин бер тапкыр карар кабул иткәннән соң, сез аны беркайчан да үзгәртә алмаячаксыз. Күпләр тормышны бары тик хезмәт һәм үҗәтлек белән үзгәртеп була дип саный, ләкин язмыш, уңыш елмаю кебек нәрсәләрне дә онытырга кирәкми. Эштән ял алсагыз яхшырак булыр. Йокыны туйдыру, саф һавада йөрү көч тупларга ярдәм итәр.


Сукояр
Сезнең тырышлыгыгызның нәтиҗәсе күренсә дә, финанс ягына ул әллә ни йогынты ясамаячак. Акча килә һәм шунда ук китә дә. Сезнең оптимизм һәм ачыклык кешеләрне җәлеп итә, шуңа күрә сез хезмәт баскычы буенча бик тиз менәсез. Кайбер әйберләрне сатып алырга була, ләкин автомобиль турында уйлага иртәрәк.


Балык
Бу вакыт аралыгында сез бары тик бер генә максат – акча эшләүне күз уңында тотачаксыз. Барлык гамәлләр дә уйланган, сез тиз һәм тәвәккәл эш итәсез, шул рәвешле көндәшләргә кечкенә генә өмет тә калдырмыйсыз. Ялларны әти-әниегез янында үткәрү яхшырак, шулай итеп сез җыелып килгән киеренкелектән котыла алачакыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев