Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне

Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Тамчыда кояш чагылгандай, анда милли яшәешебезнең тарихы да аеруча калку булып гәүдәләнә. Шуңа күрә, герой-шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең үлемсез иҗаты, тиңдәшсез героик көрәше безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия. Җырларым Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында...

Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл - халкыбызның горурлыгы ул. Тамчыда кояш чагылгандай, анда милли яшәешебезнең тарихы да аеруча калку булып гәүдәләнә.
Шуңа күрә, герой-шагыйрьнең һәм җәлилчеләрнең үлемсез иҗаты, тиңдәшсез героик көрәше безнең өчен бүген дә бик зур әһәмияткә ия.

Җырларым

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хакыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп
Йөрәгем һәм хаклык кушканны.
Җырым белән дусны иркәләдем,
Җырым белән җиңдем дошманны.

Алдый алмас мине түбән ләззәт,
Вак тормышның чуар пәрдәсе,
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю-
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.

1943, 26 ноябрь Муса Җәлил

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев