Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

20 июль - 26 июль атнасына йолдызнамә

Кучкар Бу көннәрдә ашыгып эшләү сезгә катгый рәвештә тыела. Ашыктырырга теләүчеләр булса да, аларга игътибар итмичә, барысын да җайлап кына башкарыгыз. Эшегездә чит әйберләргә бүленмәгез, яисә хаталар җибәрүегез ихтимал. Өйдәгеләр белән аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы бар.


Үгезбозау
Бу атнада көтелмәгән рәвештә һөнәри эшчәнлегегезне югары бәяләргә мөмкиннәр. Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә үз эшләрегезгә карата ышанучанлык белән барысы да үзеннән үзе килеп чыгачак. Яраткан кешегезгә карата аеруча игътибарлы, кайгыртучан булырга кирәк.


Игезәкләр
Катлаулы чор. Алдакчылар тозагына эләгүегез бар. Таныш булмаган кешеләр белән аралашырга тырышмагыз. Буш хыялларга акча әрәм итмәгез, юкса соңыннан үкенергә туры киләчәк. Начар гадатләре булган кешеләр белеп торсын: алардан котылу өчен бик уңайлы вакыт килеп җитте.


Кысла
Бу көннәрдә сез аеруча да үпкәләүчән булырсыз. Үзегезне мөмкин булган кадәр тыеп калырга тырышыгыз. Хәзер яңа максатлар куярга, аларны тормышка ашыру турында уйланырга була. Шәхси өлкәдә бар да әйбәт. Тик шулай да сүзләрегезне үлчәп сөйләгез.  Кемнедер яңа мәхәббәт көтә.


Арыслан
Үткәннәрегез буенча җитди анализ ясап карагыз, хаталар турында уйланыгыз. Моның нигезендә хәзерге вакытка ниндидер төзәтмәләр кертергә туры киләчәк. Эмоцияләргә юл куймагыз, аеруча сезгә йогынты ясарга теләүчеләр булса. Бернинди дә вәгъдәләр бирмәгез. Ялларны файдалы уздырырга тырышыгыз.


Кыз
Якын киләчәктә сезне уңай үзгәрешләр көтә. Тик моның өчен берникадәр көч сарыф итәргә туры киләчәк. Эшләрегездә эчке сиземләвегезгә таянырга тырышыгыз. Ярдәм кирәк булса, якын дустыгызга мөрәҗәгать итегез. Балаларыгыз белән мөнәсәбәтләрдә килеп чыккан кыенлыклар кәефегезне төшереп торачак.


Үлчәү
Бөтен игътибарны хәзер сәламәтлеккә юнәлтергә кирәк. Бар да тәртиптә дип әйтеп булмый, шуңа да профилактик чаралар күрү артык булмас. Табибларга бару өчен вакыт табыгыз. Эштә мөһим проектларга алынырга тырышмагыз, хәзерге вакытта аларны башкарып чыгу көчегездән килми. Калган эшләрне төгәлләү турында кайгыртыгыз.


Чаян
Бу вакыт аралыгында сезнең кәеф бик яхшы булачак. Мөмкинлектән файдаланып, килеп туган сорауларны хәл итегез, очрашулар оештырыгыз. Гашыйк булу мөмкинлеге дә бик зур. Атна башында бик отышлы тәкъдим килеп ирешергә мөмкин. Кулдан ычкындырмагыз!


Укчы
Киләчәккә планнар коруны читкә куеп торырга туры килер: хәзергесе вакыйгаларга аеруча да бай булачак. Эштә узышуга әзер булыгыз. Өйдә дә җитди, ләкин күңелле вакыйгалар көтә. Һәрнәрсәгә дә елмаю белән карагыз һәм барысы да килеп чыгачак. Руль артында игътибарлырак булыгыз.


Кәҗәмөгез
Туганнар белән мөнәсәбәтләр яхшылардан түгел. Аларга булган мөнәсәбәтегезне үзгәртегез һәм ситуация дә үзеннән үзе үзгәрәчәк. Хәзер бурычка алмаска киңәш ителә, бу сезнең өчен авыр йөк булып торачак. Ә менә көчегезне өстәмә акча эшләүгә юнәлтсәгез, барысы да барып чыгачак.


Сукояр
Эш урыныгызда бик үк күңелле булмаган сюрпризлар көтеп торачак.  Әлегә хезмәттәшләрегез белән ачылып сөйләшергә киңәш ителми.  Гаиләгезгә игътибар итегез – алар сезнең яратуга һәм кайгыртуга мохтаҗ. Шул ук вакытта үзегез турында да онытмагыз.


Балык
Ябыгам дип диетага утырырга җыенсагыз, планнарыгызны бераз күчереп торырга кирәк булыр. Чөнки хәзер күп көч сарыф итәчәксез, ләкин нәтиҗәсе сөендерерлек булмыйчак. Атна ахырында эш аеруча күп булачак. Хәтта аларны ял көненә дә калдырырга туры киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев