Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2022 елда БДИ бирүчеләрне нинди яңалыклар көтә?

Быел бердәм дәүләт имтиханнарында укучыларга җәһәтрәк булырга туры киләчәк. Ни өчен дигәндә, тарих фәнен тапшыру вакытын – 55, җәмгыять белемен 25 минутка кыскартканнар. 2022 елда имтихан бирүчеләрне тагын нинди яңалыклар көтә?

Республикада 11 нче сыйныфны 16 меңгә якын укучы тәмамлый. 2019 ел белән чагыштырганда, күпчелек  фәннәрдән сынауларда  катнашучылар саны кимегән. Ә менә  информатиканы – 2814, инглиз телен  – 2152, тарихны 1720 укучы сайлаган. Күбесе җәмгыять белеменә (6204), бик азлар француз теленә (15) өстенлек биргән. Быел да укучылар математикадан профиль һәм база өлешләрен  сайлый ала.  Андыйлар бер чама. Рус телен барлыгы 15879 укучы тапшырачак.

– Быел имтиханнарга яңа технологияләр кертелде. Узган ел бу тәҗрибәне  өйрәндек. Элек Татарстан белем сыйфатын күзәтү үзәге иртәнге сәгать 4–5тә, имтиханнар башланганчы, биремнәр яздырылган дискларны таратып, аны имтихан пунктларында компьютер аша кәгазьгә күчерәләр иде. Дисклар ачылмаган очраклар да, ялгышлыклар да килеп чыккалады. Яңа технология эшне җиңеләйтәчәк һәм объективлыкны да арттырачак. Интернеттан биремнәрне алып, балалар күз алдында кәгазьгә бастырабыз. Эшләгән биремнәрне  сканер аша чыгартып, кире шул үзәккә җибәрәчәкбез. Бу уңайлы булыр дип уйлыйм.  Әлбәттә, моның өчен интернетның тизлеге  яхшы булу кирәк. Бу җәһәттән Цифрлаштыру  министрлыгы белән  эш алып барабыз.  Имтиханда биш минут та  соңга калырга ярамый. Югыйсә кызыл зонага керәчәкбез, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур  Һадиуллин  Татарстан Министрлар Кабинетында  бердәм дәүләт имтиханнарына багышланган брифингта.

Укучылар арасында болай да, биремнәрне эшләргә вакыт җитмәде, дип әйтүчеләр очрый. Бер сәгатьләп вакытны киметкәч,  укучылар биремнәрне  эшләргә  өлгерерме соң?  Өстәвенә бөтен фәннәрдән дә биремнәргә үзгәрешләр кертелгән, катгыйланган дип сөйлиләр. Илсур Һадиуллин аңлатканча, контроль үлчәм материалларын (КИМ) эшләүчеләр  барысын да стандартларга туры китереп  башкара. «Балалар да, әти-әниләр дә борчылмасын. Әгәр вакыт кыскартыла икән, димәк, биремнәр дә җиңелрәк булыр», – дип тынычландырды министр.

Имтиханнарда төп үзгәрешләрнең берсе контроль үлчәм материалларында чагыла. Укучылар алган белемнәрен тормышта куллана белүен күрсәтергә тиеш. Биремнәр функциональ  белемне арттыруга юнәлдерелгән. Дөресрәге, чит ил тикшеренүләренә нигезләнеп эшләнгән. Әгәр безнең укучылар биремнәрне үтәп, яхшы нәтиҗәләргә ирешә  икән,  егет-кызлар илнең мәгарифен дөньякүләм унлыкка кертә ала дигән сүз.

Күптән түгел игълан ителгән белем сыйфаты  исемлегендә  Татарстан  күрсәткечләре  мактанырлык түгел. Компьютердан файдалану буенча ахыргы  урында  дигән тәнкыйтькә дә министр ачыклык кертте:

– Информатикага килгәндә, матбугат чаралары Татарстан нибары  44 нче урында  дип язып чыктылар. Беренчедән, бу урын түгел. Икенчедән, балаларның компьютер куллануын аңлатмый. Без – яшел зонада. Чагыштырып әйтү дөрес түгел. 2019 елда 9 нчы  сыйныф, узган ел 11 нче сыйныф укучыларының информатикадан имтихан  нәтиҗәләре исәпкә алынган. Беренчедән,  тәмамлаучыларның саннары арасында аерма зур. Монда каршылыклы фикерләр җитәрлек. Безнең максат 36 мең баланың барысыннан да информатиканы сайлату түгел. Химия, математика һәм башка профильләребез дә бар. Аннан алар виртуаль дөньяга китәчәк, ул ягы да бар. Бик четерекле мәсьәлә. Без башкарган эшләр барысы да дөрес. Мәктәпләрдә  компьютерлар җитә.

Министр  имтиханнарны уздыруда кәгазь кытлыгы юк, әти-әниләрдән моның өчен акча җыю булмаячак, дип ышандырды. Имтиханнарны уздыру чыгымнары 40 миллион сумга төшә. Монда кәгазь дә, сканерлар һәм  башкасы да керә.

–  Укучылар имтиханнарны   яхшы бирер дип ышанабыз. Әмма берникадәр сагаю да бар. Быелгы 11 нче сыйныф укучыларына тугызны тәмамлаганда  имтихан бирергә туры килмәде. Әмма алар өчен сынау имтиханнары үткәрелде. Психологик яктан әзерләнделәр,  – диде министр.

Донецк һәм Луганск Республикаларыннан килгән балалар темасы да читтә калмады. Әлеге 19 укучыга имтиханнарны тапшыру өчен барлык  шартлар тудырылачак.  Әмма таләпләр бертөрле булачак. Имтиханнар вакыты, процедурасы – берни  үзгәртелми.

Киләсе елдан БДИны бетерәләр дигән сүзләргә карата да министр үз фикерен әйтте.

– Имеш-мимешләр күп. Хәзерге вакытта БДИ – укучыларның белемен тикшерә торган  бердәнбер бәйсез форма. Нинди үзгәрешләр булачагын әйтә алмыйм. Без әлегә балаларны сынауларга әзерлибез һәм аларга уңышлар теләп калабыз. Алдагысын вакыт күрсәтер. Мин нәрсәдер үзгәрер дип уйламыйм, – диде Илсур Һадиуллин.

Сәрия Мифтахова

https://vatantat.ru/2022/05/82209/

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2022 елда БДИ бирүчеләрне нинди яңалыклар көтә?