Быел илкүләм проект буенча республикада яңа 8 спорт объекты төзү планлаштырыла. Алар – гомуми суммасы 585,75 миллион сумны тәшкил иткән 4 футбол манежы һәм 4 универсаль спорт мәйданчыгы.
«Спорт – тормыш нормасы» һәм «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проектлары буенча Алексеевск районында Боз сарае сафка бастырылды, Казанда «акыллы» спорт мәйданчыгы һәм ГТО нормаларын тапшыра торган 6 мәйданчык җиһазланды. Моннан тыш, спорт җиһазлары, экипировка һәм инвентарьлар сатып алынды, Васильево бистәсендә модульле спорт залы оештыру һәм Казан, Әлмәт, Түбән Камада тагын өч «акыллы» спорт мәйданчыклары өчен җиһазлар кайтарылды.
Болардан тыш, 2020 елдан республикада спорт объектларына капиталь ремонт үткәрү программасы тормышка ашырыла. Аның нигезендә өч елда 67 спорт объекты капиталь ремонтланды, ә быел тагын 15 объектны яңартырга планлаштырыла.
Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.
Нет комментариев