Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

22 - 28 февраль атнасына йолдызнамә

Кучкар Атнаның беренче яртысында якыннарыгыз белән низаглар булырга мөмкин. Үзсүзле һәм үпкәләүчән булуыгыз хәлне тагы да катлауландыра ала. Финанс хәленең никадәр яхшы булуы хезмәттәшләрегез һәм җитәкчегезгә карата мөнәсәбәтегездән тора. Аларга ачкыч таба белсәгез, бар да сез теләгәнчә булыр.


Үгезбозау
Эш һәм карьера – бу хәзер сезне борчый торган иң төп әйберләр. Нәрсәгә генә алынсагыз да, сез барысын күңелегезне биреп эшләргә ияләнгәнсез, шуңа нәтиҗәсе өчен дә бик борчыласыз. Җитәкчегез белән аңлашылмаучылыклар килеп чыгуы бар. Шәхси мөнәсәбәтләрдәге киеренкелек ялларга таба бетәчәк.

Игезәкләр
Әгәр дә сезгә дусларыгызны төрле күңелсезлекләрдән тартып чыгару ошый икән, бу вакыт аралыгы моның өчен бик тә туры килеп тора.  Ләкин сез бу эшне үзегез генә башкара алмаячаксыз. Кирәк булганда, сезгә дә ярдәм кулы сузачаклар. Шуңа күрә, дусларыгызны гаепләгәндә, сезгә дә кайчан да булса ярдәм кирәк булачагын онытмагыз.

Кысла
Атна җиңелләрдән булмаячак. Әгәр дә бу вакыт эчендә якыннарыгызга килгән борчу-мәшәкатьләрне сез үз өстегезгә алсагыз, бик авырга туры киләчәк. Бераз үзегезне кайгыртыгыз, берникадәр сәламәт эгоизм күрсәтү сезгә комачау итмәс. Күбрәк ял итәргә тырышыгыз.


Арыслан
Күпчелек арысланнарның гаиләләрендә шаккатмалы борчулы хәлләр булырга мөмкин. Иң беренче чиратта бу сезнең икенче яртыгыз белән мөнәсәбәтләргә бәйле. Атна башында оешканлык кирәк булачак. Пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә сезне зур үзгәрешләр көтә, шулай ук көтелмәгән күңелле вакыйгалар да булыр.


Кыз
Алдагы максатларга ирешү өчен финанс ягын кайгыртып кую – бу сезнеңчә. Бигрәк тә сез планлаштырган эшләр күп чыгымнар таләп итсә. Сезнең проектка кертем ясарга теләгән кешеләр дә табылыр. Бу вакыт аралыгында өйдә утыру кирәкми, күбрәк кешеләр белән аралашырга тырышыгыз. Ялларны тыныч итеп уздырырга киңәш ителә.


Үлчәү
Кая да булса барып ял итү кебек кызыклы тәкъдим килеп ирешсә, аны кулыгыздан ычкындырмагыз. Сәяхәтнең эшлекле булуы да ихтмал. Шул ук вакытта сез эшне һәм ялны берләштереп, файдалы һәм күңелле итеп вакыт уздыра алырсыз. Бу сәяхәттән бары тик уңай тәэсирләр генә сакланып калачак.


Чаян
Өйдәге тормышка нинди дә булса үзгәреш кертергә теләгән чаяннар өчен бик кулай вакыт аралыгы. Җиһазларның урыннарын алмаштырырга, яңа обойлар ябыштырырга, интерьерны үзгәртергә була. Шулай ук туганнарга барып кайту, яки аларны, мәсәлән, әбиегезне үзегездә бераз кунак булырга чакыру яхшы булыр.


Укчы
Бу атна сезгә бәхетле яңалык китерергә мөмкин. Күптән күңел түрендә йөрткән, көткән хыялыгыз тормышка ашачак. Ләкин уй-ниятләрегез турында башкаларга сөйләргә кирәкмәс, бигрәк тә әле хыялларыгызның тормышка ашуына тулаем инанып бетмәсәгез. Ялларда өйдә булыгыз, физик күнегүләр белән мавыгу кирәкмәс.


Кәҗәмөгез
Бу вакыт аралыгында хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләр берникадәр киеренке булачак. Эштә кем белән булса да романтик хисләр бәйләнеп китсә, гайбәт, төрле сөйләшүләр өчен бу тагы бер сәбәп булып торачак. Шуңа күрә сер сакларга тырышыгыз.


Сукояр
Эшлекле партнерлар белән актив сөйләшүләр, хезмәттәшлекнең төрле вариантлары турында аралашу үзенең уңай нәтиҗәләрен бирәчәк. Үз фикереңне ачып бирә белү, үзеңнекендә тору һәм юмор хисе  кебек сыйфатлар сезгә ярдәм итәчәк. Ялларны тынычлыкта үткәрергә тырышыгыз, зур компанияләр белән ял итү сезгә рәхәт түгел.

Балык
Эштә күптәннән җыелып килгән каршылыклар, аңлашылмаучылыклар хезмәттәшләр белән араларның бозылуына китерә ала. Сез аларның йогынтысы белән йөрергә теләмисез. Бу яктан аларның сезгә әйтер сүзләре бар. Ә менә шәхси тормышта бар да яхшы. Эштә килеп чыккан күңелсезлекләр дә моңа комачау итә алмаячак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев