Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

23 ноябрь - 29 ноябрь атнасына йолдызнамә

Кучкар Атна башында сезнең өскә артык эш өеп куюлары бар. Шуңа күрә күбрәк көч сарыф итәргә туры киләчәк. Ләкин бу сезнең финанс хәленә яхшы йогынтый ясыячак. Үзегезнең ниләр сөйләгәнегезне уйлап кына эш итегез, бигрәк тә эштә хезмәттәшләрегез белән аралашканда. Ялларда гаиләгез белән бәйле күңелле яңалыклар ишетүегез ихтимал.


Үгезбозау
Әгәр дә үз-үзегезне кулга алсагыз, карьерада шактый алга килә алачаксыз. Атнаның беренче яртысында сезне җаваплы сөйләшүләр, яңа эшлекле партнерлар белән эш көтә. Үз көчегезгә генә ышаныгыз, читтән ярдәм көтмәгез. Планнарыгызга ирешү җиңел булмаса да, максатчанлык һәм үҗәтлек сезгә уңыш китерәчәк.

Игезәкләр
Бу атнада сезнең алда яңа мөмкинлекләр ачылачак. Эштә күбрәк иҗади сәләтегезгә таянып эш итегез, актив булыгыз. Ялкаулык һәм аруның нәрсә икәнлеген онытып торырга кирәк. Нәкъ менә шушы вакытта сез бик күп уй-теләкләрне тормышка ашыра алырсыз. Ял көннәрендә өйдә утырмагыз, балалар белән күңелле ял оештырыгыз.

Кысла
Сезгә дуслар һәм гаилә әгъзалары белән аеруча да ачык һәм ихлас булырга кирәк. Атна ахырында сез җитәкчелек алдында үзегезне яхшы яктан күрсәтеп, абруегызны арттыра аласыз. Кызыксынуларыгызны иҗатка юнәлтергә була. Ә ял көннәрендә күргәзмә яки театрга бару яхшы булачак.

Арыслан
Шәхси тормышка игътибарны арттыру өчен менә дигән вакыт. Ялгыз булсагыз, танышулар сайтында теркәлеп яңа аралашулар өчен юл ача аласыз. Эштә сезгә төрледән-төрле бурычлар өеләчәк, ләкин сезгә яхшы мәгълүмат туплап, отышлы контракт төзү бәхете елмаячак. Пәнҗешәмбе көн эш күләме буенча да, аларның мөһимлеге буенча да киеренке булачак.

Кыз
Атна башында сезнең планнар җитәкчелекнең планнары белән каршылыкка керергә мөмкин. Бәлкем, эшне һәм җитәкчене алыштырыр вакыт та җиткәндер. Чәршәмбе көнне кеше эшенә кысылмаска тырышыгыз. Ял көннәрендә кибетләргә чыгып йөрергә киңәш ителми, кирәкмәгән әйберләр сатып алуыгыз ихтимал.

Үлчәү
Планнарыгыз тормышка аша башлар, үз көчегезгә ышану гына кирәк. Ләкин кызыклы тәкъдимгә ризалашканчы, хисләрне читкә куеп, мантыйкка таянырга кирәк. Сезнең эшкә сәләтегез могҗизалар тудыра ала. Ләкин шул вакытта башкаларны ялкау, эшсезләр, дип уйламагыз, хезмәттәшләр һәм дуслар белән араны бозмагыз.
Чаян
Бу атнада сезне өстәмә керем көтә. Акцияләргә, валютага яки биржада уйнауга сарыф иткән кертемнәр уңышлы булачак. Шәхси тормыш сезне илһамландырып, сөендереп торачак. Яраткан кешегезгә карата никадәр күп наз, игътибар бирсәгез, җавап итеп тагы да күбрәк алачаксыз. Бу сезгә тормышның төрле өлкәләрендә уңышка ирешергә ярдәм итәчәк.


Укчы
Бу атнага төгәл план корып куйсагыз, ул сезгә күпсанлы эш һәм мәшәкатьләр эчендә батып калмаска ярдәм итәчәк. Эшегезне ахырына кадәр җиткерергә кирәк, тырышлыгыгыз үзен аклыячак. Атна азагында яшәү дәртенең артуын сизәрсез. Гаиләгә, балаларга, өлкән буынга игътибарны арртыру яхшы булыр.


Кәҗәмөгез
Әлеге вакыт аралыгында кәзазь, исәп-хисап эшләре күп булачак. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә очрашулар, телефоннан шалтыратулар күп булыр. Мөһим эштә арадашчы булуыгыз ихтимал. Җомга көн ремонт, көнкүрештә кирәкле әйберләр сатып алу өчен уңышлы булачак. Ялларда уйламыйча карарлар кабул итмәгез.


Сукояр
Уңыш җиңел генә килмичәк, ялыктыргыч, бер үк төрле эшкә әзер булыгыз. Сишәмбе көнне очрашулар оештырмагыз – алдану ихтималы зур. Бу атнада үзегез өчен генә түгел, башкалар өчен дә җавап тотарга туры килгән ситуация килеп чыгуы бар. Үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз, кешеләрнең уңышыннан көнләшмәгез.


Балык
Сез хәзер бик тыныч, кәефегез яхшы. Тормыштан, күңелле танышу, аралашулардан ямь табып яшәгез. Әгәр дә бу сүзләр сезнең хакта түгел икән, димәк, сез артык күп эшлисез. Күбрәк игътибарны һәм вакытыгызны балаларга юнәлтү кирәк. Ялларда туганнар янына бару тәэсирләрегезне баетачак, кәефегезне күтәрәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев