Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

25 гыйнвар - 31 гыйнвар атнасына йолдызнамә

Кучкарлар бу атнада күпчелек бәхәсле сорауларга ачыклык кертә алыр. Нәкъ менә шушы вакытта сездә һөнәрне тулаем үзгәртү карары туачак. Бу кыю алымны күпләр аңламаячак, ләкин сез аларга уй-ниятләрегезне аңлатып торырга тиеш түгел. Яңа эш эзләү, шул ук вакытта шәхси тормышны да көйләү белән шөгыльләнәчәксез.


Үгезбозау
Бу атна сезгә бик күп башламнарда уңыш китерәчәк. Җитди финанс проектын тормышка ашыра башларсыз һәм тиздән аның бик өметле булуы да аңлашылачак. Яшәү рәвеше һәм дәрәҗәсе сезнекеннән аерылып торган кеше белән романтик мөнәсәбәтләр бәйләнеп китәргә мөмкин. Бу аерма шактый киртә тудырса да, әлеге роман яшәргә сәләтле.

Игезәкләр
Сезне ялыктыргыч вакыйгалар көтә. Һөнәри абруегызны якларга, тагы да күбрәк эшләргә туры киләчәк. Хәлне суд белән бәйле мәшәкатьләр дә катлауландыра ала. Сезнең милекнең бер өлешенә хуҗа булырга теләгән кеше килеп чыгарга мөмкин. Үзегезнең хаклы булуыгызга гади аргументлар белән генә ышандырып булмас.

Кысла
Атна тыныч булырга тора. Эш урынында да гадәттән тыш вакыйгалар көтелми, иркенләп, үз көегезгә эшләп булачак. Буш вакытыгызны сөйгән ярыгызга багышлау теләге уяначак. Гашыйк парлар кебек карлы скверларда, паркларда йөри алырсыз, бер-берегезнең күңелен күтәреп, мәхәббәт хатлары язарсыз.

Арыслан
Арысланнар, үзләренең “ерткычларча” табигатьләрен күрсәтәчәкләр. Кояш астында үз урыныгызны яулау өчен көрәшкә нинди үҗәтлек белән алынганыгызны тирә-яктагылар шаккатып күзәтеп торачак. Үз позициягезне эштә генә түгел, мәхәббәт фронтында да сакларга туры килер. Тормышыгызга тынычлыкны кайтару өчен шактый тырышырга кирәк булыр.

Кыз
Кызлар бу атнаны үзләрен, сәламәтлекләрен кайгыруга багышлаячаклар. Туклану рационын тулаем үзгәртү, кайбер продуктларны чикләү турында уйланачаксыз. Икенче эш итеп, бассейнга, спортзалга яисә йога белән шөгыльләнергә абонемент алачаксыз. Физик күнегүләр үз-үзегезгә ышанычны арттырачак.

Үлчәү
Бу атнаны киеренке эш артында уздырырсыз. Җитәкчелек сезгә оператив рәвештә бик җитди проектны башкарырга кушачак, һәм бу ялга урын калдырмыйчак. Өйгә соңарып кайтулар, якыннарыгыз белән сирәк кенә аралашулар көтә. Бу хәлнең сәбәпләрен гаиләгез аңлап торачак. Аларның теләкләшлек итүләре эшегезне җиңеләйтер.

Чаян
Атна бик үк нәтиҗәле булмас, ләкин мәшәкатьләрсез генә үтеп китәр. Күптәнге яраткан шөгылегез белән яңадан мавыгып китсәгез, аннан агымдагы эшләргә аерылу авыр булачак. Әлеге мавыгу кызыклы кешеләр белән якынаерга булышачак, алар белән аралашудан да баш тартасыгыз килмәс.

Укчы
Бу атнада сез иң күркәм сыйфатларыгызны күрсәтә алырсыз. Эштә ярдәм сораган һәркемгә булышлык итәрсез. Үз бурычларыгызны да бик әйбәт кенә башкарып чыгарсыз. Өйгә кайткач сез үрнәк алырдай гаиләчел кеше ролендә булырсыз. Башкалар да сездән бик канәгать, тик тиздән сез үзегезне кабат эгоистларча тота башларсыз.

Кәҗәмөгез
Атна вакыйгаларга бай булыр. Эш урыныгызда җитди кадрлар алмашу турында белерсез. Эштән азат итүдән куркып, сез бар көчегезне куеп, үзегезнең алыштыргысыз хезмәткәр икәнегезне күрсәтергә тырышырсыз. Киеренке эш арасында романтик хис-кичерешләргә дә вакыт табылыр. Үзегезгә ошаган кешенең игътибарын җәлеп итә алырсыз.

Сукояр
Башлаган эшләрегезне бу атнада төгәлли алырсыз. Иң беренче чиратта берничә ай дәвамында эшләгән проектны уңышлы гына тапшырачаксыз. Бу авыр йөктән котылганнан соң, шактый зур җиңеллек тоярсыз. Мәхәббәт өлкәсендә сүнеп барган хисләргә нокта куеп, яңа кичерешләргә юл ачарсыз.

Балык
Үз-үзегезгә ышанычны югалтып, үзегезне битәрли башларсыз. Артык килограммнар җыйганыгызны күреп, хәтта паникага бирелүегез бар. Ләкин мондый халәт бер дә файдага булмас. Әлеге кичерешләр эштә дә чагылачак. Хезмәт уңышлары сезне канәгатьләндерми һәм сез үзегезне уңмас, булдыксыз җан итеп хис итәчәксез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев