Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2нче мәктәп укучылары әниләренә бәйрәм ясады (фотолар)

Икенче мәктәпнең 5Б сыйныфы укучылары әниләрен бәйрәм белән үзенчәлекле итеп котлады. Балалар класс җитәкчесе Миләүшә Гобәйдуллина белән бик кызыклы монтаж әзерләгән иде. Укучылар әниләренә мәхәббәтләрен матур шигырьләр, дәртле биюләр, әниләренә багышлап язылган иншаларны уку, әзерләгән презентацияләр белән чыгыш ясау, эниләре белән төшкән фотолардан ясалган стена газетазы, үз куллары белән әзерләгән...

Икенче мәктәпнең 5Б сыйныфы укучылары әниләрен бәйрәм белән үзенчәлекле итеп котлады.

Балалар класс җитәкчесе Миләүшә Гобәйдуллина белән бик кызыклы монтаж әзерләгән иде. Укучылар әниләренә мәхәббәтләрен матур шигырьләр, дәртле биюләр, әниләренә багышлап язылган иншаларны уку, әзерләгән презентацияләр белән чыгыш ясау, эниләре белән төшкән фотолардан ясалган стена газетазы, үз куллары белән әзерләгән бүләкләр аша җиткерде.
Әниләр балалары белән "Иң оста прическа ясаучы", "Кем үз баласын яхшы белә", "Кем әнисен яхшы белә" кебек конкурс, викториналарда катнашты. Җиңүчеләргә медальләр тапшырылды. Иң оста прическа ясаучы итеп Мария Нефёдова табылды, ә үз баласын һәм әнисен яхшы белүчеләр әниле-кызлы Альбина һәм Алина Дәүләтгәрәевалар булды.
Бәйрәм әниләргә дә, балаларга бик ошады, бик кызык булды. Азактан бергәп тәм-томнар белән чәй эчтеләр.
Барлык ата-аналар исеменнән класс җитәкчесе Миләүшә Гобәйдуллинага һәм ана-аналар комитетына рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев