Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

42 яшьлек ир-ат мобилизацияләнүчеләр өчен әзерләп куелган суны агулаган

42 яшьлек ир-ат мобилизацияләнгән хәрбиләр өчен билгеләнгән суны агулаган, дип яза «Российская газета» ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып.

Бу адәм социаль челтәрләр аша Россиядә яшәүчеләрне диверсияләргә җәлеп итүче Украина гражданнары белән танышкан. Аларга Россия Федерациясе сәясәтен күралмавын, Украина кораллы көчләренә теләктәшлек итүен белдергән.

«Ир-ат үз сүзләрен раслау максатыннан мобилизацияләнүчеләр өчен билгеләнгән суны агулаган», — диелгән федераль иминлек хезмәте хәбәрендә. Суны ничек агулавын видеога төшереп, Украина вәкилләренә җибәргән.

Ирне тоткарлап, тикшерү изоляторына озатканнар. Аңа карата җинаять эше ачканнар.

"В.Т." сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев