Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

7-13 мартка йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атна сезнең өчен уңышлы булыр төсле. Тормышыгызны үзгәртәсе килү теләге туар. Дөрес юнәлеш сайларга якыннарыгыз ярдәм итәр. Интеллектуаль дәрәҗәгезне арттыру белән шөгыльләнү өчен дә уңай вакыт. Атна ахырында ял итегез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, күбрәк ялгыз калырга тырышып, сезне борчучы мәсьәләләрне чишү мөмкинлеге турында уйлагыз. Максатка ирешүнең башка юлларын...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атна сезнең өчен уңышлы булыр төсле. Тормышыгызны үзгәртәсе килү теләге туар. Дөрес юнәлеш сайларга якыннарыгыз ярдәм итәр. Интеллектуаль дәрәҗәгезне арттыру белән шөгыльләнү өчен дә уңай вакыт. Атна ахырында ял итегез.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, күбрәк ялгыз калырга тырышып, сезне борчучы мәсьәләләрне чишү мөмкинлеге турында уйлагыз. Максатка ирешүнең башка юлларын эзләргә туры килмәгәе. Эштә, якын дустыгыз ярдәме белән, абруй яулавыгыз ихтимал. Хәйриячелек белән шөгыльләнү, игелекле эшләр башкару өчен яхшы вакыт.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең атнасы яңалыкларга бай булыр, дип вәгъдә итә йолдызлар. Сезнең өчен кызыклы кешеләр белән танышырсыз. Алар сезнең танып-белү даирәгезне киңәйтергә ярдәм итәчәк. Үзегездә киләчәкне сиземләү тойгысы барлыгын да тоярсыз. Максатыгызга ирешү юлларын да табарсыз.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларга бу атнада үзләрен җәмәгать тормышында актив күрсәтү мөмкинлеге туачак. Үзегезнекен генә түгел, башкаларның да мәнфәгатен яклау белән шөгыльләнерсез, мөгаен. Карьера баскычы буйлап өскә менү ихтималы да бар. Шәхси тормышыгызда гадәти булмаган вакыйгалар килеп туарга мөмкин.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, һөнәри өлкәдә эшлекле сөйләшүләр, юридик документлар рәсмиләштерү өчен уңай вакыт. Туристик сәяхәткә чыгып китсәгез, һичшиксез, уңышка ирешерсез. Сөйгәнегез белән аралар яхшы, сез хәзерге вакытта бер-берегезне ярты сүздән аңлыйсыз.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, бу атнада һөнәри өлкәдә нинди генә эшкә алынсагыз да, уңышлы булыр. Өйдә генераль җыештыру белән шөгыльләнергә, артык булган барлык әйберләрдән арынырга мөмкин. Дәвалау процедуралары кабул итсәгез, ул организмыгыз өчен файдалы булачак.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, бу атна иҗади эшләр белән шөгыльләнү өчен бик уңай булачак. Гаиләгез белән бәйрәм чарасы, театрга бару җаен карагыз. Сөйгәнегез белән аралар яхшырыр. Балаларыгыз уңышлары белән сезне куандырыр. Шулай ук үзегездә моңа кадәр "йоклап яткан" сәләт ачырсыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, атна сезгә уңай нәтиҗәләр китерергә тиеш. Аның нигезе булып гаилә мөнәсәбәтләре ныгуы тора. Өегезгә ремонт башларга, яисә яңа мебель сатып алырга була. Йолдызлар сезгә әти-әниегезгә, олы туганнарыгызга игътибарны күбрәк бирергә киңәш итә.
УКЧЫ (23.11-21.21)лар, сездә кешеләр белән күбрәк аралашу теләге туар. Башкаларга карата игелекле булырга тырышыгыз. Якыннарыгыз белән сүзгә килгән булсагыз, хәзер алар белән дуслашу өчен яхшы вакыт, беренче адымны үзегезгә ясарга кирәк.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, сездә бу атнада тормышыгызны тамырдан үзгәртү теләге туар. Моны өйгә берәр мебель сатып алудан башларга мөмкин. Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләр җайланыр. Матди хәлегез дә яхшы якка үзгәрер, теләгән әйберегезне сатып ала алырсыз.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, сез бу атнада игътибар үзәгендә булырсыз, мөгаен. Киңәш сорап килүчеләр дә булыр. Аларга ярдәм итүдән баш тартмагыз. Игелеклек эшләвегез үзегезгә яхшылык булып кайтыр. Яңа дуслар табуыгыз бар. Белем арттыру өчен дә кулай вакыт.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, сездә ялгызыгыз гына калып, уй-фикерләрегезне тәртипкә китерү теләге туар, чөнки тавыш, көндәлек мәшәкатьләр сезне туйдырды. Финанс хәлегезне яхшырту мөмкинлеге туачак: өстәмә табыш алуыгыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев