Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

85 яшьлек Мәгъдия апа: Газетлар - дустым, юлдашым

Лениногорскида яшәүче Мәгъдия апа Нуриәхмәтова – “Заман сулышы” газетының күптәнге дусты. Олы тормыш юлы узган газет укучыбыз авырлыкларны күреп, күпләрне сокландырырлык итеп яши.


 Мәгъдия апаның көр күңелле булуына сокланырлык, күз тимәсен. Ул газет укырга бик ярата, язылу кампаниясенең берсен дә калдырганы юк. “Заман сулышы”на да, “Лениногорские вести” газетларына да языла. Ул үзе гел хәрәкәттә. Матур яулыкларын бәйләп, матур күлмәкләрен киеп, мәдәният сараенда биеп йөргән вакытларын хәтерлибез әле. Шулай ук шәһәркүләм узучы чараларны да күзәтеп барырга ярата ул. Элегрәк тегү, чигү эшләрен дә башкарган. Җилтерәтеп кенә ахирәтләренең дә хәлен белеп кайтырга вакыт таба ул.
Үзәк почтада Әбүнәче көнендә катнашып, район газетларыннан бүләкләр ота, бу яктан аңа бәхет елмая. Әле менә күптән түгел язылучы көнендә шулай ук бүләкле булды.

Мәгъдия апаның  өе тулы гөлләр, ул аларны җан җылысы белән үстерә. Күптән түгел шул чәчәкләр янына утырып, фотога да төшкән. Ул 1952 елда Башкортстан якларыннан Лениногорскига килеп урнаша. 1954 елда җылылык челтәрләрендә котельный операторы булып эшли башлый. Озак еллар эшләп, шуннан пенсиягә чыга.

Өч малай – Рафаиль, Наил, Айратны тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә әниләренең олы куанычлары алар.
-    Оныкларым да бик күп, санап торганым юк. Барысы да акыллы, тәртиплеләр. Шушы яшемә җитүемә дә бик бәхетле, куанып яшим. Сәламәтлек булсын. Газетлар бик матур, эчтәлекле итеп чыга. Укучыларыгыз күп булсын. Бүләкләр дә сездән гел отам, хәер  отмасам да, күңелем төшми. Тормышның ямен, тәмен белеп яшәргә тырышам. Аллага шөкер, балаларым да үземә охшаган. Шундый ук тиктормас, тынгы белмәс кешеләр, - ди Мәгъдия апа.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X