Заман сулышы

Ачы тәҗрибә

Хәзерге вакытта катнаш никахлар бихисап. Ә элек милләтара парлар бармак белән генә санарлык булып, аларның язмышы гыйбрәт буларак халык телендә йөри иде. Давыт Сабирҗан улы йомшак холыклы булып үсә. Моны әби-бабасының ислам дине кануннарына таянып тәрбия бирүе белән дә аңлатып буладыр. «Җан ияләрен рәнҗетергә ярамый, бер-береңә миһербанлы, шәфкатьле булырга кирәк»,...

Хәзерге вакытта катнаш никахлар бихисап. Ә элек милләтара парлар бармак белән генә санарлык булып, аларның язмышы гыйбрәт буларак халык телендә йөри иде.


Давыт Сабирҗан улы йомшак холыклы булып үсә. Моны әби-бабасының ислам дине кануннарына таянып тәрбия бирүе белән дә аңлатып буладыр. «Җан ияләрен рәнҗетергә ярамый, бер-береңә миһербанлы, шәфкатьле булырга кирәк», дип тәкърарлап үстерәләр алар оныкларын. Бер җәйне Сабирҗан, егет булып җитешкән улын алып, берничә чакрым ераклыкта урнашкан чуаш авылына «шабашкага» китеп бара. Кичкырын христиан авылына килеп җитәләр. Аларны «даң-доң», «даң-доң» итеп чиркәү манарасыннан яңгыраган чаң тавышы каршы ала. Егетнең шушы тавышка уңайсызланып китүен, чиркәү яныннан үтеп баручы олы яшьләрдәге хатынның кат-кат чукынуына карап торуын күргән Сабирҗан: «Күңелеңә авыр алма, улым! Аларның да бит үз тормышлары, үз диннәре. Ул безгә кагылмый» -дип, Давытны тынычландыра.
Юлчылар Агриппина түтәй өендә туктыйлар. Хуҗабикә аларны бик җылы каршы ала. Әтисе Агриппина белән эш турында сөйләшкән арада, егет өй эчен күзәтә. Әнә, түрдәге иконалардан Иисус Христос, изге Мәрьям ана карап торалар. Алар челтәрле, матур пәрдә белән әйләндереп алынган. Иске булса да, өй пөхтә, матур итеп җыелган. Түр буйлары, мендәр-ястык тышлары аллы-гөлле чәчкәләр белән чигелгән. Эскәмияләргә буйлы киндер палас җәелгән, тәрәзә төпләрендәге гөлләр шау чәчкәдә утыра.
Агриппина түтәй салкын әйрән алып керергә дип өйдән чыгып киткәч, улының уйга батып утыруын күргән Сабирҗан сүзне дәвам итеп: «Динсезлек - начар нәрсә ул, Давыт. Күрәсеңме, чуашлар да Аллаһыны бар дип таныйлар. Тик табынулары гына башкача», - ди.
Шулвакыт ишек алдында сөйләшкән тавышлар ишетелә. Озак та үтми, Агриппина түтәйгә ияреп өйгә чибәр генә кыз килеп керә.
- Таныш булыгыз, кызым Анюта бу, - дип таныштыра хуҗа.
Давыт кызны күреп, телсез кала. Анюта чәчләрен ике толымга бүлеп үргән һәм пөхтә итеп ак яулык бәйләп куйган. Сөйкемле зәңгәр күзләреннән яктылык бөркеп тора, иреннәре кызарып пешкән сусыл чия диярсең. Кыз Давытка күтәрелеп карарга да оялып, йортка йөгереп чыга.
Сабирҗан белән Давыт иртәдән кичкә кадәр эшлиләр. Ә кичке ашны ашагач, Давыт лапастагы ат арбасына менеп ята да хуш ис аңкып торган печән өстендә йокыга тала. Ә әтисе йокларга ашыкмый, нидер эшләгән булып йөренә.
Беркөнне шулай, төнлә уянып киткән егет әтисен күрмичә аптырый һәм аны эзләп өйгә керә. Ни күзе белән күрсен: Сабирҗан Агриппина түтәйнең җилкәсенә кулын салган һәм алар көлешә-көлешә ачы бал эчеп утыралар. Моны көтмәгән Давыт:
- Әткәй! Нишлисең син?! - дип, оялудан күзләрен кая яшерергә белми.
Шактый ук салмыш әтисе:
- Шул хәтле оялчан булырга ярамый бит инде, улым. Кил әле, утыр өстәл янына. Менә шулай! Сабирҗан нәселе хатын-кыздан куркырга тиеш түгел! - дип чокырга тутырып ачы бал салып бирә. Егетнең тартынуын өнәмәгән ата:
- Эч! - дип боера. Улы буйсынмыйча булдыра алмый һәм эчеп җибәрә... Әтисе тагын сала, ул тагын эчә... Бераздан Сабирҗан кичке уенга җыенып йөрүче Анютаны чакырып ала:
- Анюта! Улымны да уенга алып бар әле бер генә, - ди. Ә үзе шул арада кызның колагына: «Бу җебегәннән чын ир-егет яса», - дип пышылдарга өлгерә.
Ачы балдан башы әйләнеп киткән Давыт Анюта артыннан атлый. Ә колагында бертуктаусыз әтисенең:
- Сабирҗан нәселе хатын-кыздан куркырга тиеш түгел! -дигән сүзләре яңгырый.
Анюта белән Давыт болынга төшкәндә кичке уен башланган була инде. Яшьләр тотынышып бииләр, җырлыйлар. Билгеле, кичке уенга авылның иң матур кызына ияреп килгән татар егетен чуашлар өнәп бетерми. Сәбәп табып, берничә егет Давытның якасына ябыша. Әле ярый Анютаның икетуган абыйсы биредә була, ул яшьләрне аралый һәм Анюта белән Давыт башкаларга сиздермичә генә елга буена төшеп утыралар. Айлы кичтә янында чибәр кызның булуы егетне бөтенләй акылдан яздыра, һәм ул бер дә тартынмыйча кызны биленнән ала. Анюта да карышмый, шуны гына көткән кебек, назлы егетнең куенына кереп сыена. Бу серле төннәр өй салынып беткәнче дәвам итә...
Авылларына кайткан Давыт Анютаны оныта алмый, әтисенең күк айгырына атланып, берничә чакрым ераклыктагы чуаш авылына барып йөри башлый. Ә инде гөнаһлы мәхәббәт җимеше туачагы билгеле булгач, газиз әнкәсенең елап үгетләүләренә карамастан, егет чуаш авылына күчеп китә.
Анюта белән яңа өйдә яши башлагач, чит дин гореф-гадәтләре, йолалары белән аңа якыннанрак танышырга туры килә, һәм Давыт шунда зур хата эшләгәненә төшенә. Ул гомердә дә алар кебек була алмаячагын, дини бәйрәмнәрдә, якыннарын мәңгелек йортка озатканда аракы эчеп утыра алмаячагын аңлый.
Шулай караңгы көз үтеп китә, кышкы ачы суыклар башлана. Бәхетсезлеккә, корсаклы Анюта таеп егыла һәм сабыен югалта. Бу кайгыдан ул эчеп ала һәм чәчләрен йолка-йолка кычкырып елый. Давыт бу хәлләргә дә аптырый, чөнки мөселман хатын-кызлары болай еламыйлар. Хәтта шушы яшькә җитеп, газиз әнкәсенең күз яшен дә күргәне булмый аның.
Йөрәккә боерык биреп буламы соң?! Ирнең йөрәге һаман туганнары янына, үз авылына тартыла. Хәтта искән җил белән берничә чакрым ераклыктагы туган авылындагы мәчет манарасыннан ишетелгән азан тавышы да аның иң нечкә күңел кылларын тибрәтә.
- Ярабби, нинди матур бит азан тавышы! Ул күңелләргә җылылык өсти, яшәү яме бүләк итә! Аны тыңлаган саен тыңлыйсы, ишеткән саен ишетәсе килеп тора. И, Раббым! Мин ни эшләдем, ничек ялгыштым соң?! Кичер мине, илаһым, кичер!
Авыр йокыдан уянып киткәндәй, егетнең зиһене ачыла:
- Дөньяга килә алмыйча вафат булган сабыем, ислам динебез кушканча җир куенына иңдерә алмаганым өчен кичер мине! Күпме хәсрәт утында янган газиз әнкәем, каберстанда яткан ата-бабаларым, кичерегез мине, - дип өзгәләнә һәм көннәрдән беркөнне бөтен эшен ташлап, эре-эре адымнар белән үз авылына таба атлап китә. Артыннан Анютаның: «Давид!» - дип өзелеп кычкыруын ишетеп, борылып карый. Әмма юк! Хәзер аны беркем дә туктата алмаячак! Аның йөрәгендәге иман нуры аны авыр йокыдан уятты. Давыт ашкынып алга баруын дәвам итә. Алда аны Ислам динебез кушкан биш вакыт намазлы, изге Коръәнле тулы тормыш көтеп тора...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2022 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим