Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ачык йөзле, шат күңелле идең... (Алсу Гарипова истәлегенә)

Таң атты исә яңа хәбәр:

18 октябрьдә Шөгердә яшәгән Алсу апа Гарипованың  бакыйлыкка күчкәнен ишеттек. Афәт йөри, дөнья буйлап. Бу яман чирләрдән котылу юллары юк микәнни? Ходаем, Алсу апаның балаларынын, туганнарының олы кайгысын җиңеләйтсен. Аның урыны җәннәт түрләрендә булсын.

Тагы хәбәр, тагы ачы сагыш
Тагы күз яшьләре түгелә.
Ниләр булды икән бу дөньяга?
Болай булырга тиеш түгел иде лә!

Нинди заманага калдык соң без
Алда көтә нинди язмышлар?
Без күрәсен кеше күрмәс инде
Язмышлардан юктыр узмышлар...

Алсу апа, ачык йөзле, шат күңелле иде
Йөзкәйләре һәрчак нур чәчте.
Ходаемнан китәр вакыт җиткәч,
Ягфәр абый үзенә дәште....

Рәхәтләнеп сөйләшә идең,
Бәйнә-бәйнә хәлләр сораштың.
Авырып торам әле, димәдең син,
Оныкларыңны да караштың.

Матурлыкны күрә белә идең,
Зәвык белән генә киендең.
Матур әйбер күрсәң сабыйларча
Шатландың һәм бик тә сөендең.

Гөлфия Шәйдуллина.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев