Заман сулышы

Алексей Шмарев белән очрашу

- Татарстанда нефть чыгаруга 70 ел тулу уңаеннан - Республикада нефть чыгаруга 70 ел тулуга әзерлек бара. Шул уңайдан Татарстан нефтенең башында торган җитәкчеләрне дә онытмыйсы иде. Бу бигрәк тә безгә, ветераннарга, әлеге вакыйгаларда катнашучыларга бик мөһим. "Татнефть" производство берләшмәсе 1950 елда "Татнефть" тресты базасында оешып, Бөгелмәдә урнашкан иде. Берләшмәнең...

- Татарстанда нефть чыгаруга 70 ел тулу уңаеннан -
Республикада нефть чыгаруга 70 ел тулуга әзерлек бара. Шул уңайдан Татарстан нефтенең башында торган җитәкчеләрне дә онытмыйсы иде. Бу бигрәк тә безгә, ветераннарга, әлеге вакыйгаларда катнашучыларга бик мөһим.

"Татнефть" производство берләшмәсе 1950 елда "Татнефть" тресты базасында оешып, Бөгелмәдә урнашкан иде. Берләшмәнең беренче начальнигы итеп Алексей Тихонович Шмарев билгеләнә, моңа чаклы Башкортстанда "Туймазабурнефть" тресты управляющие булып эшләгән.
Беренче тапкыр мин аның белән 1951 елның сентябрендә очраштым. Без Карабаш поселогы районындагы яңа 19 нчы скважинаны бораулаучылардан кабул итеп алырга әзерләнә идек. Геологлар фаразы буенча, скважинаның тәүлеклек дебиты 400 - 500 тонна булачак. Әлеге хәбәр берләшмә җитәкчелегендә зур кызыксыну тудырды.
Менә 19 нчы скважинаны эксплуатациягә тапшыру көне җитте. Кунаклар килә башлады. Беренче булып 1 нче нефть промыселыннан Геннадий Кострюков, баш инженер Николай Ким, баш геолог Минадора Иванова килде. Аннан соң Алексей Шмарев җитәкчелегендә берләшмәнең предприятие башлыклары җыелды.
Тантаналы мизгел җитте: бораулаучылар юдыру агрегатын тоташтырдылар, юдыру башланды. Күпмедер вакыттан соң скважина тамагыннан, биеклеге 40 метрлар булыр, көчле нефть фонтаны бәрде. Димәк, геологлар фаразы расланды. Миңа, бу скважинаның өлкән операторы буларак, фонтан астына кереп, нефть агымын резервуарга борырга кирәк иде, һәм мин аны эшләдем. Баштанаяк нефтькә коенсам-коендым, әмма кәеф шәп иде! Алексей Шмарев, яныма килеп, нефтьле кулымны кысты да, башта үзенең , аннан башкаларның битенә нефть сылады. Бу көнне нефтьчеләрнең чираттагы җиңүе хөрмәтенә скважинадан ерак булмаган урында өстәл корылган иде.
Алексей Тихонович белән чираттагы очрашуым - авария шартларында булды. Шул ук елның октябрь аенда скважинада авария булды. Фонтан арматурасының эксплуатацион колоннасы тоташкан урыннан көчле газ чыга. Безнең авария бригадасы тырышлыгы гына көткән нәтиҗәне бирмәде. "Татнефть" берләшмәсе күрсәтмәсе буенча скважинаны туктатмыйча (бу бик хәтәр эш) электр кискече белән газ чыгуны ябарга кирәк.
Иртәдән аварияне ликвидацияләүгә махсус техника, янгын сүндерү машиналары, унлап иң оста эретеп ябыштыручы килде, күбесе күрше Башкортстаннан иде. Белгечләр белән бергә Алексей Шмарев та бар иде: башта 4 кешедән торган группа эшкә кереште, берсен-берсе алыштырып 3 сәгать дәвамында эшләсәләр дә, нәтиҗәсе булмады. Аннан 5 кешелек икенче группа алынды. Беренче булып СМУ-1дән эретеп ябыштыручы Генрих Август башлады. Ул немецларга гына хас төгәллек белән, 10 минут эчендә газ чыгуны томалады. Әлеге хезмәтен берләшмә җитәкчесе зурлап бәяләде: Генрих Августка Мактау грамотасы һәм 3 мең сум премия тапшырды. Бу ул чорда квалификацияле эшченең өч еллык хезмәт хакы күләмендә иде. Аварияне бетерүдә катнашучыларның калганнары да зур суммада премия алды.
Бу вакыйгадан соң Алексей Тихонович үзенең данлыклы автомобиле "ЗИМ" да безнең янга берничә тапкыр сугылды, ул бик таләпчән булса да, кешеләрне ярата иде.
Җиде елдан соң Алексей Шмарев белән кабат очраштык. 1958 елның 17 августында, Татарстан нефтьчеләре Ромашкино нефть чыганакларын эшкәртүнең 10 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу уңайдан, шәһәрдә Урман паркы тантаналы рәвештә ачылды. Тантанага бик дәрәҗәле кунаклар - КПССның Өлкә комитеты секретарьлары, Нефть промышленносте министрлыгы җитәкчеләре, "Татсовнархоз" рәисе Алексей Шмарев, "Татнефть" берләшмәсе начальнигы Рәфкать Мингәрәев, шәһәр һәм район җитәкчеләре җыелган иде. Шулай ук Советлар Союзының төрле почмакларыннан нефтьчеләр дә килгән.
Урман паркының җәйге сәхнәсеннән "Татнефть" берләшмәсе начальнигы Рәфкать Мингәрәев, "Татсовнархоз" рәисе Алексей Шмарев чыгыш ясады һәм нефтьчеләргә бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында мин дә бар идем - Алексей Тихонович кулыннан Мактау грамотасы алдым (ул бүгенге көндә музейда саклана).
Дәүләт каршындагы фидакарь хезмәтләре өчен А.Т.Шмарев Ленин ордены һәм башка дәрәҗәле бүләкләр ала. Сталин һәм Ленин премиясе лауреаты була. Берничә тапкыр РСФСР Югары Советы депутаты булып сайлана. Әгәр исән булса, аңа 100 яшь булыр иде. Ул XX гасырның атаклы нефтьчесе иде.
Теги: нефть
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2000 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим