Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аномаль эсселек атна ахырына чигенәчәк

Эссе көннәр чигенергә тора. 5 августтан 7 сенә кадәр көндезге температура 25-30 градус булачак. 8-9 августта температура тагын да төшәчәк. Гомумән алганда, августта һава торышы климатик нормадан 1,5 градуска югарырак булачак, явым-төшемнәр исә нормадан азрак булмагае, дип яза "Татар-информ". - Татарстанда соңгы елларда кышкы һәм җәйге температура күтәрелә бара. Шулай...

Эссе көннәр чигенергә тора. 5 августтан 7 сенә кадәр көндезге температура 25-30 градус булачак. 8-9 августта температура тагын да төшәчәк.

Гомумән алганда, августта һава торышы климатик нормадан 1,5 градуска югарырак булачак, явым-төшемнәр исә нормадан азрак булмагае, дип яза "Татар-информ".

- Татарстанда соңгы елларда кышкы һәм җәйге температура күтәрелә бара. Шулай ук куркыныч гидрометеорологик күренешләрнең артуы күзәтелә, ди Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь. - Безнең идарәдә климатның үзгәреше буенча тикшеренүләр алып барыла. Күпьеллык күзәтүләргә карап кайбер нәтиҗәләр дә ясадык. Күп айларның температурасы һәм уртача еллык температура күтәрелә бара. Өстәвенә, кайвакытта - шактый сизелерлек. Соңгы елларда без кышкы температура белән бергә җәйгесенең дә күтәрелә баруын күрәбез. Татарстанда хәзер экстремаль климат.

Республиканың көньяк-көнчыгышындагы районнарда корылык күзәтелә. Әмма рәсми теркәлгән корылык уңыш җыюга йогынты ясамый. Хәзерге вакытта республикада уңыш җыю ярыйсы ук яхшы дәрәҗәдә алып барыла, гектарыннан 30 центнерлап чыга. Сабан уңышына карата да синоптиклар пессимистик сценарий күрми.

- Уңдырышлылык буенча быелгы күрсәткечләр узган елдагысыннан югарырак, - ди Феликс Гоголь.

Сүз уңаеннан: эссе һава торышы гипертония һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Татарстанда инсульт буенча ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X