Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Арабыздан китүенә 6 ел узса да, күңел ышанмый (Фаяз Ибраһимов истәлегенә)

Менә инде безнең арадан китүенә 6 ел үтеп тә китте. Ә күңел ышанмый!!!


Ул һәрвакыт безнең  белән. Ни генә эшләсәк тә, уйласак та, хәл итәргә алынсак та  күңелебез белән АНЫҢ белән киңәшәбез, ә уебыз белән  “Ул ни дип әйткән булыр иде икән”, дигән сорау һаман да алга килеп баса.

 Зур ышаныч белән яшәдек
Әнә  шулай җан белән  бөтен булмышыбыз белән бирелеп, инанып, илһамланып һәр нәрсәне булдыра алуыбызга  тирән ышаныч белән яшә-гәнбез, эшләгәнбез, җиңүләр яулаганбыз ... Әмма һичкайчан икеләнмәгәнбез, югалып калмаганбыз, хәтта  шикләнеп  карый да белмәгәнбез икән, Фаяз Ибраһим улы кул  астында 21 елдан артык кеше сәламәтлеге өчен  җан атып эшләгәндә. Инде менә УЛ юк... Тик күңел ышанмый! Һәм гомергә  шулай  булыр  кебек безгә.

Чөнки  ул  безне “Бәкер”  шифаханәсенең  100 еллык  юбилей  көннәренә  кадәр  барыр юлыбызны, эшләр  эшебезне, яулыйсы үрләрне, җиңүләрне билгеләп, әйтеп,  юлын күрсәтеп  калдырды.  Фаяз Ибраһимович белән башкарган һәр эшебез, бәйрәмнәребез, җиңүләребез – гомер юлында  иң  истәлекле, иң бәхетле, онытылмас мизгелләр  булып  сакланыр! Мизгел дибез, ә әйләнеп артка  карасак, 21 ел гомер узган. 21 ел буена, без аның белән иңгә-иң куеп, аның һәр сүзенең дөреслегенә  ышанып,  һәр җиңүнең  безнең  кулда булачагына инанып; яшәүдән, эштән ямь-тәм  табып, илһамланып, алдагы  көннәр өчен курыкмыйча олы ышаныч белән яшәдек . Чөнки УЛ безнең белән иде!

    Инде  әнә  шул  үткән  көннәргә, елларга күз  салабыз да, үзебез дә гаҗәпкә калабыз. Ничек шулкадәр олуг эшләр эшләргә, шундый зур  хуҗалыкны ярым җимерек хәлдә, иңнәреңә алып,  10-15 ел эчендә, дөньякүләм  танытуга  алып барып җиткерә  алды икән, безнең Фаяз Ибраһимович. Кайдан көч, үҗәтлек, зиһен байлыгы, ачышлар килде икән аңа! Шушы 21 ел эчендә ул 100 еллык эшләр башкарды. Кешелеккә бүгенгесе  көндә иң тәлап ителгән тере табигый байлыклары белән кабатланмас, тиңсез  сихәт  бирергә  сәләтле булган бу  шифаханәне, бөтен байлыгы, бөтен тирәнлеге, бөтен мөмкинлекләре белән бүләк итүгә иреште – УЛ!  

    Һәрбер оештыру  мәсьәләләре хәл ителгән очрашуларда, безнең ӨЛКӘН  ТАБИБЫБЫЗ, кеше аның сәләмәтлеге һәм гомере турында  сүз барганда,  вак  мәсьәләләр булмый, бу эшкә кагылышлы әллә ни игътибарга  лаек та булмаган  ваклыклар да, вакыт үтү белән бик мөһим һәм хәлиткечкә әйләнә ала, дия иде. Менә хәзер күп вакыйгаларны  яңадан яңартып, искә төшереп утырганда, тагын бер кат  АНЫҢ  сүзләренең никадәр мөһим һәм дөрес булуын аңладык.

Алдан күрүчәнлек
Искә төшерик әле:  бик күп еллар элек “Бәкер” шифаханәсендә дәва алган һәр шәхесне – туган көннәре, юбилейлары белән котлап баруны һәм бер генә кешене дә күз уңыннан  төшереп калдырмауны тәлап итте, нәтиҗәдә бу безнең шифаханә тарихында гадәти күренешкә әверелде. Ә бит шушы  гади генә мисалда да Безнең ӨЛКӘН табибыбызның  никадәр  кешелекле  булуы һәм кеше күңелен тирән аңлавы ярылып яткан икән бит.  Шушы  юлламаларны һәрдаим  алган безнең  Бәкер  кунакларының, аларны һәрдаим истә тотуыбыз, алар өчен мөһим булган бәйрәмнәрнең  безнең  өчен дә уртак бәйрәмгә әйләнүе, алар өчен аңлатып бетерә алмаслык олы позитив фактка әйләнгән.

Каядыр еракта, күптән булып киткән төбәктә, сине зурлап искә  алулары һәм  шулай ук телефон аша хәл-әхвәлләрне белешеп;  шифаханә  яңалыклары белән бүлешү, кунакларыбызның фикерләре белән санлашу – бу бик күпләр өчен үзен кирәкле, кадерле кеше итеп сизүдә, төп этәргеч факторга әйләнде. Ә бит без аның бу фикерен андый ук масштабларда булыр дип, күз алдына да китерә алмаган идек. Ә Ул, аңлаган, алдан ук нәтиҗәсен күрә, сизә алган.

"Бәкер" шифаханәсе коллективы

Тулырак "Заман сулышы" газетында, җомга санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев