Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Армиядә хезмәт итүне бурыч, ди лениногорскилылар

23 февраль алдыннан шәһәрбездә яшәүче төрле буын вәкилләреннән булган ир-егетләргә, хәрби хезмәткә ничек караулары турында сорау бирдек.


Мәктәптән кайтышлый китап тутырган букчаларын уен мәйданчыгындагы баскычка элеп, шунда ук мәш килгән өч малайга да армия турында сорау бирдем. Богдан, Әмирхан һәм Дамир, 2нче сыйныфта  укыйлар. Икесенең әтисе армиядә хезмәт иткән,  малайлар хәтта кайда, нинди гаскәрләрдә хезмәт итүләрен дә горурлык белән әйттеләр. Үзләре дә армиягә барабыз диделәр.

Икенче егетнең армиядән кайтуына күптән түгел кайткан. Илнар Абдуллин Таман дивизиясенең ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. “Армиядә хезмәт итүне бурыч дип саныйм, бурычны түләргә кирәк. Бер ел үз өеңнән, туганнарыңнан аерылып торасың, үзлегеңнән яшәргә өйрәнәсең”, -  ди ул.

 Рәхимҗан абый дип танытучы 60нчы еллар азагында, хәрби-диңгез флотында  дүрт ел хезмәт иткән. Хезмәттәшләре белән гомерлек дуслар булып калуларын әйтте.

 Ватанны яклаучылар көне уңаеннан барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Ватанны яклау кирәк булса, барысының бердәм булып сафка басачакларына ышанабыз. Дөньялар гына тыныч булсын.

 

Фотода: Илнар Абдуллин

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев