Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Артем Прокофьев: Татарстан Президенты статусын сайлауга кадәр саклау - мантыйклы карар

Республика җитәкчесен киләсе сайлауга кадәр Татарстан Президенты вазифасын саклап калу мантыйкка ярашлы адым булып тора. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев журналистларга шундый фикер белдерде.

«Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов) Татарстан Президенты сайлавында сайланды, һәм ул әлеге статуста вәкаләтләре тәмамланганчы эшләргә тиеш. Бу абсолют мантыйклы карар», - дип саный Прокофьев.

Ул билгеләп үткәнчә, алга таба гаммәви хакимият турында федераль законны (аны үтәү өчен ТР Президенты вазифасы үзгәртеләчәк) һәм муниципаль хакимият турында эшләнә торган законны гамәлгә ашыру тагын да күп бәхәсләр тудырачак.

«Бу зур сәяси процесс. Без бу реформаларны ничек үткәрергә кирәклеге турында әле бер генә тапкыр фикер алышмабыз дип уйлыйм», - дип йомгаклады Артем Прокофьев.

https://tatar-inform.tatar/news/artem-prokofev-tatarstan-prezidenty-statusyn-sailauga-kadar-saklau-mantyikly-karar-5864722

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев