Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Артыгын сөенергә ярамый

Ул көнне Динәдән дә бәхетле кеше булмагандыр, мөгаен. Аның ничек сөенгәнен күрсәгез икән! Бәхетеннән җиденче күктә генә түгел, җитмешенче катында булгандыр ул. Әйтерсең, учына күктән йолдыз төшкән. Машиналы булу - аның күптәнге хыялы иде. Бик озак һәм зарыгып көтте ул бу көнне. Машина "җене" артык кагылган иде шул аңа. Җүләр...

Ул көнне Динәдән дә бәхетле кеше булмагандыр, мөгаен. Аның ничек сөенгәнен күрсәгез икән! Бәхетеннән җиденче күктә генә түгел, җитмешенче катында булгандыр ул. Әйтерсең, учына күктән йолдыз төшкән. Машиналы булу - аның күптәнге хыялы иде. Бик озак һәм зарыгып көтте ул бу көнне. Машина "җене" артык кагылган иде шул аңа. Җүләр кеше сыман Интернет челтәрендә сәгатьләр буе машина маркаларын өйрәнүләр дисеңме? Ул хыял диңгезенә чумып, машинада дип хис итүләр. Урамнан үткәндә дә тыныч кына бара алмый башлады. Үзенә ошаган берәр машинаны күрсә, йөрәге чыгардай булып, ярсып тибә башлый, ә эченнән генә: "Руль артында нигә мин түгел, нигә минем машинам һаман юк?", - дип өзгәләнде. "Тимер ат" хуҗасы булу теләге гаять зур иде, хәтта өнендә генә түгел,төшләрендә дә күреп саташа башлады.

Зилә Мөдәррисовал

Тулы вариантын "Заман сулышы"ның 12 август саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев