Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авиа-сәфәрдән соң лаборатория тикшеренү узмаганнарны штраф көтә

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы чит илләрдән һава транспорты белән килүче гражданнарга сәяхәттән соң өч календарь көн эчендә COVID-19 лаборатория тикшеренүе узарга тәкъдим итә.

Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының 27.07.2020 ел, №22 карары нигезендә, Россиядән читкә очучы гражданнарга дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (www.gosuslugi.ru) теркәлергә кирәк. Анкетаны электрон рәвештә тутырырга кирәк (www.gosuslugi.ru/394604). Чит илдән килгән көннән өч календарь көн эчендә ПЦР методы белән COVID-19 лаборатория тикшеренүе узарга һәм тиешле форманы тутырып, тиешле тикшеренү нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырырга (www.gosuslugi.ru/400705/!).

Хәзерге вакытта 22 гражданга карата "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу" РФ Административ хокук бозу кодексының 6.3 маддәсендәге 2 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелде. Шуларның дүртесе буенча административ штраф билгеләү турында суд карары чыгарылды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге таләпләрне үтәмәгән очракта, РФ Административ хокук бозу кодексының 6.3 маддәсендәге 2 өлеше буенча административ җаваплылык тоту мәҗбүри. Әлеге статьяның санкциясе административ штраф салуны күздә тота:
- гражданнарга - 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр;,
- вазыйфаи затларга - 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр;,
- юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затларга - 50-150 мең сум яки эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору;
- юридик затларга - 200-500 мең сум яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору.

 http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/avia-laborator

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X