Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыл хезмәтчәннәренә ташламалы кредитны түләү срогын озайту мөмкинлеге бирелә

Африка дуңгызлар чумасыннан яки кош гриппыннан зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре элек алган инвестиция кредитларын түләү срогын озайта алачак.

 Узган ел Африка дуңгыз чумасы яки кош гриппы аркасында зыян күргән аграрийларга ташламалы кредитларны түләү вакытын озайтачаклар. Бу карарны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин раслады.

«Сүз терлекчелекне үстерүгә 5 процентка кадәр инвестиция займнары турында бара. Заемщиклар авыл хуҗалыгы чималын тирән эшкәртә торган предприятиеләр төзү, реконструкцияләү яисә модернизацияләү өчен элек алынган кредитны түләү вакытын озайта ала», — диелә РФ Хөкүмәте сайтында чыккан хәбәрдә.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчесенә кредит биргән банк белән өстәмә килешү төзергә кирәк. Шул ук вакытта, пролонгацияне исәпкә алып, кредит түләү вакыты 12 елдан артмаска тиеш.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев