Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылның үз тарихы, үткәне, бүгенгесе киләчәге бар

Сентябрьнең беренче атнасында Зәй-Каратай мәктәбе Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе кунакларын каршы алды. Бу конференция “Лениногорск районында һәм көньяк-көнчыгыш Татарстанда кеше һәм табигать. Зәй-Каратай авылы. Шушма-Зәй табигый-географик һәм тарихи-мәдәни зонасы: тарих һәм мәдәният проблемалары" исеме белән узды.


                                                                                                                                              
 

Конференция ТАССРның  100 еллыгы, Җиңүнең 75 еллыгы, Лениногорск шәһәре төзелүенә 65 ел һәм «Лениногорскнефть» идарәсе төзелүгә 75ел тулуга багышланды. Конференциядә бик күп төбәкләрдән килгән  тарихны, телне өйрәнүчеләр, мәртәбәле  кунаклар катнаштылар.

Зәй-Каратай мәктәбе авыл уртасында мәчет каршында 3 катлы мәһабәт таш бинага урнашкан. Бу мәктәпне салдыруда башлап йөрүче мәктәп директоры Кашаф Хәсәнов һәм аның тормыш иптәше, математика укытучысы Сания Хәсәнова (урыннары оҗмахта булсын) күп көчләрен куйган.

Мәктәптәге чаралар мастер-класслар белән башланып китте. Башлангыч сыйныф укытучылары Галия Вәлиева, Гүзәлия Якупова, Резедә Камалетдинова укучылар белән шахмат дөньясындагы рәсемнәр, кул эшләрен кулланып “Шахмат илендә” мастер-классын әзерләделәр. Монда 3 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Резедә Камалетдинова белән видеоролик тәкъдим иттеләр. Узган уку елында 1-2 нче сыйныф укучылары “Ак пешка” чит илдән булган белгечләр төзегән программа нигезендә  шахмат уйнарга өйрәнделәр.

Татар халкының кул эшләрен укучыларга өйрәтүне дә күздә тотып, тегү, чигү үрнәкләре нигезендә Зөлфирә ханым Җиңүнең 75 еллыгына багышланган кулдан ясалган эшләнмәсен күрсәтеп, кунаклар белән мастер-класс уздырды. Анда катнашучылар үзләре ясаган кул эшләнмәсен истәлеккә алып киттеләр.

Мәдинә апа Халимова узган уку елында теләкләре булган укучыларга гарәп хәрефләрен һәм Ислам нигезләрен өйрәтү дәресләрен башлап җибәрде. Укучылар монда, дәресләрдән соң калып, зур теләк белән тырышып гарәп телен өйрәнә башладылар. Мөслимәләр оешмасы исеменнән аның җитәкчесе авылыбызның өлкән кешесе Рәйсә апа  Якупова уку елы башында 1 сыйныф укучыларына һәм Соңгы кыңгырау бәйрәмендә чыгарылыш сыйныф укучыларына ел саен махсус бүләкләр тапшыралар. Корбан гаете, Ураза бәйрәмнәрендә дә авылыбызның киләчәге булган балаларны татлы бүләкләр белән шатландырып торалар.

 Конференция үз эшен 5 секциягә бүлеп алып барды. Һәрбер бүлекчәнең, катнашучылары, төбәкне өйрәнүчеләр арасында төрле фикерләр белдерелде, аларны хуплаучы да, каршы килүчеләр дә,  үзләренең әйтергә теләгән уй-фикерләрен белдерүчеләр булды. Бу эшләрнең нәтиҗәсен бәяләргә район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Шулай ук аның урынбасарлары Гөлфирә Рафикова, Сергей Тимаков, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, авыл башлыгы  Миләүшә Идиятова  катнашты.

Пленар утырышны төп оештыручы, академик - Альберт  Борһанов алып барды. Ул үзенең  чыгышында безнең төбәктә табылган казылма экспонатлар белән таныштырды, тарихны өйрәнү һәм аны белү һәр кешенең изге бурычы дип ассызыклады. Ул үзе белән бик күп китаплар, газета-журналлар, бүләкләр алып килгән иде. Аларны шушында катнашучыларга бүләк итте.

Казаннан Татарстан “Хәрби дан клубы” ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов үзенең чыгышында безнең төбәктән Бөек Ватан сугышына китеп югалган яки хәбәре булмаган авылдашларның каберен табуда яки мәгълүмат  җыю эшен башкарган. Алар безнең авылдашыбыз Җәүдәт абый белән тыгыз элемтәдә торалар.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Резедә Камалетдинова, Зәй-Каратай мәктәбе

Ленар Гобәйдуллин фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X