Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Айдар Галимов: "Беренче тапкыр Синсез Синең туган көнеңне уткәрәбез"

Кичә, 1 августта, халык шагыйре Роберт Миңнуллинның туган көне иде...

Айдар Галимов үзенең Instagram сәхифәсендә Роберт Миңнуллин белән бәйле җылы истәлекләре белән уртаклаша.

"Хәтерлим, бер ел элек мин сиңа Кавказ якларыннан шалтыраттым, һәрвакыттагыча рәхәтләнеп, катгый да, көлешә-көлешә дә сөйләштек дөнья хәлләрен.. Белсәм иде шул вакытта Синең узеңнең хәлләреңнең ни тиклем дә җитди икәнен.. Сиздермәдең дә бит хәтта -шул тиклем дә көчле кеше булгансың икән бит син, хәзер генә аңлыйбыз... Белгән булсам ешрак аралашырга, курешергә тырышыр идем.. Хәзер инде ни кызганыч, соң..⠀ Ә шулай да бөтенләй төшенкелеккә бирелмик әле , андый булсак Син безне аңламас та идең кебек.. Син бит һаман безнең белән - шигырьләрең, җырларың, төрле истәлекләр аша.. Туган көнең белән, Роберт абый- Дустым, Якташым, Киңәшчем, Терәгем...⠀

Ә фотолар минем 50 яшьлек юбилеемнан- Син анда иң кадерле кунакларымның берсе идең...⠀ Һәм бергәләп минем туган якларда йөргән мизгелләр- мин анда чын мәгънәсендә тагын бер тапкыр Синең - чын Халык шагыйре икәнеңне аңладым!" - ди сагышлы татар эстрадасы җырчысы Айдар абый Галимов.


 http://almet-rt.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев