Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Айга карап улаган бүреләр нәрсә “сөйли”?

Табигатьтә бүре белән очрашу юньлегә китерми. Шуңа күрә бүренең үзен күрү генә түгел, улавын ишетүне дә яманлыкка юрыйлар. Бүреләрнең гырылдавы исә төрле тавыш тоннарына бүленә икән.

 

Кайберсен кеше ишетми, ләкин аның тавыш тирбәнеше кешенең котын ала. Күп кенә Төньяк аучылары бүреләрнең бер-берсе белән шулай улап аралашулары турында сөйлиләр. Алар бер-берсенә куркыныч янаганны шулай хәбәр итәләр икән.

Биолог-галимнәр дә, бүреләр улау ярдәмендә бер-берсенә катлаулы хәбәрләр җиткерәләр дип раслый. Мәсәлән, грузин тикшеренүчесе Ясон Бадридзе бүреләр улаулары белән көтүгә яңа башлык сайлап куялар дигән фикердә. Канада биологы, әйләнә-тирә мохитне саклаучы Фарли Моуэт үзенең хезмәтендә, Канада тундрасында бүреләр ерак арадан бер-берсенә чылбыр буенча боланнар көтүе якынлашуын хәбәр итүләре турында язган.


Ни өчен алар айга карап улыйлар? Аучылар раславынча, бүреләр көндезен ял итеп, кичке эңгер-меңгердә яки таң атканда улый башлыйлар. әлеге ерткычлар төннәрен активлашып, бер көтүгә җыелалар.

Биологлар бүреләр дөньяны соры-кара-сары төсләрдә генә күрәләр дип фаразлый. Алар биш яшькә җиткәнче караңгыда яхшы кү­рәләр. ә картайган бүре­ләр әйләнә-тирәне ис ярдәмендә генә тоялар. Шу­ңа күрә бүреләр ау өчен айлы төнне хуп күрәләр һәм бер-берсен чакыру яки мөһим хәбәр ишеттерү өчен улыйлар.


“Русская семерка”.

Чыганак: http://tatyash.ru/index.php?issue=12385&file=151.htm

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев