13 апрель 2019 яңалыклары
-
Песи баласын кер юу машинасында юганнар
Ярты сәгатьлек кер юу режимыннан соң мәче исән кала.
-
Сугышлы мәктәбе укучысы Эльза республикакүләм конференциядән җиңү яулап кайтты
Сугышлы мәктәбе укучысы Эльза Тәхавова республикакүләм фәнни-гамәли конференциядән җиңү белән кайтты.
-
Мунчада тәмәкесен сүндермичә йоклап киткән 47 яшьлек ир-ат һәлак булган
Татарстанда 47 яшьлек ир-ат мунчада тәмәкесен сүндермичә йоклап киткән һәм шуннан уянмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Укытучыга 50 мең сум штраф салганнар
Тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресендә “ЧП” булган.
-
Лениногорскида рейд барышында ачыкланган чүп өемнәре ашыгыч рәвештә юк ителгән
Лениногорскида ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре шәһәр территориясенә рейд ясау барышында туфракта рөхсәт ителмәгән урыннарда калдыклар өемнәренә тап булган.
-
Ялкаулыкны җиңү өчен 7 юл
Күп очракта оешып, эшне башлап җибәрер яки имтиханнарга әзерләнер өчен утырырга бик кыен була. Әзерләнү урынына дуслар белән вакытны күңелле үткәрәсе, яки кызыклы кинофильм карыйсы килә.
-
Лениногорскида Таһир Шәмсуаровның юбилеен билгеләп уздылар (Фотолар)
Кичә шәһәребезнең Мәдәният сараена җирле шагыйребез, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаров үзенең иҗатташ дусларын җыйды. Бәйрәм аның 65 еллык юбилее уңаеннан уздырылган иде.
-
Айга карап улаган бүреләр нәрсә “сөйли”?
Табигатьтә бүре белән очрашу юньлегә китерми. Шуңа күрә бүренең үзен күрү генә түгел, улавын ишетүне дә яманлыкка юрыйлар. Бүреләрнең гырылдавы исә төрле тавыш тоннарына бүленә икән.
-
Лениногорск аучылары игътибарына!
2019 елның язгы ау чорында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамәләр бирү Татарстан Республикасының күп функцияле үзәкләре (КФҮ) аша алып барылачак.
-
Татарстан синоптиклары көннәр салкынаю турында кисәтә
Татарстанга атмосфера фронты салкын һава торышы алып килә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
-
"Вирус кебек килеп кердең!" - Мөнир Рахмаев никах укыткан
Эстрадада көнләшерлек буйдаклар саны бихисап. Шуларның берсе - Мөнир Рахмаев. Иде... Әйе-әйе, ялгышмыйсыз, әле күптән түгел генә үзенең интервьюларында "Өйләнергә ашыкмыйм, йөрәгем буп-буш. Йөргән кызым да юк. Бүгенге көндә лаеклы кызны очрату бик авыр" диюче Мөнир бүген никах укыткан.
-
Түбән Чыршылының "Бәләкәч" төркеменең чираттагы җиңүе
Түбән Чыршылы мәктәбенең "Бәләкәч" төркеме өченче дәрәҗә лауреат исеме алды. Бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә.