Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Байлык һәм мәхәббәт чәчәген ничек дөрес үстерергә?

Чалмабаш (пион) чәчәге турында бакчачылар шулай ди. Бу чәчәк – чыннан да, бакча бизәге. Әле матурлыгына өстәп, хуш исе дә ни тора! Чалмабашны тәрбияләү, аның төрләре һәм чәчәкне ничек кулланырга мөмкин икәнне искә төшерәбез.

Май азагы – июнь аенда бакчалар искиткеч чалмабаш чәчәгенә һәм аның хуш исенә күмелә башлый.

Чалмабашны май аеннан ук ашлама белән тукландыра башлыйлар. Бутоннар формалашканда һәм чәчәк атканда үсемлекне су, 7,5 г аммиак селитрасы, 10 г суперфосфат, 5 г калий тозыннан торган эремә белән тукландырырга кирәк. Чалмабаш чәчәк атып, ярты ай узганнан соң, туфракка 5 г калий тозы һәм 10 г суперфосфатлы эремә кертәләр. Минераль һәм органик ашламаларны чиратлап кертү мөмкин. Аларны коры килеш куак тирәсенә, буразналарга салалар.
Чалмабашка су сибүнең дә үз кагыйдәләре бар. Мәсәлән, җәй суык килсә, су сипмәскә дә мөмкин. Эссе икән, атна-ун көнгә бер мәртәбә сибәргә кирәк. Суны, гадәтләнгәнчә, куак төбенә сибәсездер. Чалмабашка бу туры килми. Аның тамыр­лары читтә урнашкан, шуңа да суны куак төбеннән 20 – 25 см читкәрәк сибәргә кирәк. Су сибүне кичкә калдыру да дөрес­рәк булыр.

Чалмабаш чәчәге бер урында 50 еллап үсә ала. Әмма картая барган саен, аның чәчәкләре дә кечерәя һәм сирәгәя. Шул сәбәпле чалмабашны 8 – 10 ел саен казып алып, бүлеп, күчереп утырту мөһим. Моның өчен сабаклары-яфракларын тулысынча кисеп алырга һәм, тамырларына зыян китермичә генә, казып чыгарырга кирәк. Тамырларын юып, бер көн киптерәбез. Һәр тамырда өч-дүрт бөре калырлык итеп бүлгәлибез һәм 50 см тирәнлектә утыртабыз. Чәчәкне төрле авырулардан саклап калу өчен, тамырны 30 минутка марганцовка эремәсендә тотарга кирәк. Әмма бу эшне яз-җәй башкарырга кирәкми, август аена калдырыгыз.

Дүрт иң матур төре
«Сара Бернар». Чалмабашның бу төре бик борынгы булса да, ул әле дә бакчаларда кадерле «кунак» булып санала. Ул бик купшы чәчәк ата, төрле авыруларга чыдам.
«Генри Бокстос». Иртә чәчәк ата торган гибрид үсемлек. Сабаклары 90 сантиметрга җитә. Бу төр чалмабаш куе, кара-кызыл төстә булып чәчәк ата. Төсе өчен үз итәләр дә аны. Өстәвенә ул озын гомерле, авыруларга чыдам. Җитешсезлегенә килгәндә, исе сизелер-сизелмәс кенә, кояшның туры нурларыннан чәчәкнең төсе тиз уңа.
«Бев». Бу төр чалмабашның яфраклары эре, куе яшел төстә, ә чәчәк үзе алсу булып ата. Чәчәкнең үзәге сары, бу аны үзенчәлекле итә. Төп өстенлеге – тәрбиягә артык талымлы булмавы, хуш исе, һава торышының кискен үзгәрүенә чыдавы.
«Ред Грейс». Бу гибрид төр чалмабашны иртә чәчәк атуы, купшы чәчәкләре өчен бакчачылар аеруча үз итә. Чалмабашка хас хуш исе генә артык сизелми. Бу төр бик озак вакыт чәчәккә күмелеп утыра.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев