Заман сулышы

Бала һәм ана

-Әни, әнием, күз нурым, ташлама, калдырма мине. Әнием-бәгърем, калдырма мине, әнием, әни-и-и,- дип өзгәләнде Илсур. Тәрәзәгә бәргәләнеп-бәргәләнеп өзгәләнде бала. Көчле куллар баланы тәрәзәдән өстерәп алып: -Тыныңны чыгарасы булма, син анаңа кирәкми. Кирәксәң, монда китереп ташламас иде. Шыңшыма, монда синең кебекләр җитәрлек. Тик бу сүзләр Илсурны елавыннан туктатмады, киресенчә, ярсытты гына....

-Әни, әнием, күз нурым, ташлама, калдырма мине. Әнием-бәгърем, калдырма мине, әнием, әни-и-и,- дип өзгәләнде Илсур.
Тәрәзәгә бәргәләнеп-бәргәләнеп өзгәләнде бала. Көчле куллар баланы тәрәзәдән өстерәп алып:
-Тыныңны чыгарасы булма, син анаңа кирәкми. Кирәксәң, монда китереп ташламас иде. Шыңшыма, монда синең кебекләр җитәрлек.
Тик бу сүзләр Илсурны елавыннан туктатмады, киресенчә, ярсытты гына. Ничек инде ул әнисенә кирәкмәсен ди. Ул бит аның йөрәк парәсе, газиз баласы. Юк, бу төш кенә. Менә ул хәзер уяначак та, барысы да бетәчәк. Илсур әнисенең җылы кочагына чумачак. Әнисе аның башыннан сыйпап: "Улым, бәгырькәем минем, нәнием дия. Ә Илсур "мин нәни түгел инде" дип, авызын сала. Ләкин малай әнисенә озак үпкәли алмый, 5-10 минут үтми, тагын елмаеп, әнисе кочагына чума.
-Әйдә ашарга! - дигән усал тавыш малайны татлы уйларыннан, якты истәлекләреннән бүлде. Бала үзенең Балалар йортында икәнен белеп, тагын үкси башлады. Бу юлы баланы тынычландыручы булмады. Ул елый-елый сулкылдап йоклап китте. ..
Тышта ачы көзге җил. Агачлар шәрәләнеп калганнар, мескенләнеп моңсу гына елыйлар. Ул гына түгел, бөтен табигать вак яңгыр тамчылары белән яшен коя. Ачы җилдә чәчләре тузган, башын аска игән, күз яшьләре кибеп, күз төпләре елаудан шешенеп беткән ана Балалар йорты каршында йөрәгеннән өзелгән нарасыен юксына.
Әле кайту юлына, әле Балалар йортына керергә омтыла ана кеше. Йөрәге: «Кер, ал балаңны кире», - дисә, колакта, иренең: "Бу көчегеңне алып кайтасы булма, юкса үзеңне дә, көчегеңне дә юк итәрмен", дигән янаулары тора. Бик озак бәргәләнде ана. Җил дә көчәйде, яңгыр чиләкләп коя башлады. Баласының күлмәген кысып, бик озак ярсыды ана. Инде караңгы сара башлагач, Балалар йортында ут сүнде. Ана: "Баламны анда рәнҗетмәсләр, анда аңа яхшы булыр", дип үз-үзен юатырга тырышып, өйгә атлады...
Тәрәзә каршында күз яшьләренә чумып, Илсур йоклый. Йокы аралаш, аның: "Әнием, мин сине яратам, ишетәсеңме, әнием", диюе генә ишетелә. Ул төш күрә. Имеш, тәрбиячеләр Илсурны матур итеп киендерәләр. "Бүген сине алырга әниең килә", диләр. Малай шатлана. Әнә, ишек ачыла. Әнисе елмаеп килеп керә дә: "Улым, бәгырькәем минем, әйдә, киен, сине алырга килдем", ди. Малай шатлана, үзе дә сизмәстән әнисенә таба чаба. Тик нигәдер һаман барып җитми. Менә бит аның әнисе янында гына. Менә тагын өч адым, ике, тагын бер... Арада зур упкын пәйда була һәм әнисе югала...
Малай куркып уяна да, тагын елый. Нигә соң ташлады аны әнисе? Нәрсә булды соң аңа? Барысы да әйбәт иде бит.
...Ишектә кыңгырау. Ир эштән исереп кайта. Җитмәсә, шешәдәшләрен дә иярткән. Хатын моңсу гына өстәл әзерли. Көндәгечә бәйрәм тагын башлана. Йөрәге өзгәләнгән хатын көннең ахыры ничек үтәчәген яхшы белә. Лыкынганчы эчәчәкләр, аннан ире хатынны мыскыллар да дуслары белән сөяркәләре янына китәр. Ләкин бүген ана улын рәнҗетүгә ирек куймады, ул аны "әйбәт" йортка озатты.
"Нишли икән аның баласы? Ашадымы икән? Рәнҗетмиләрме икән аның бәгырькәен?". Мендәрен һәм баласының соңгы бердәнбер күлмәген кысып, бик озак бәргәләнде ана. Тешен кысып, тынын чыгармыйча елады ана...
Илсур кинәт уянды һәм әнисен эзли башлады. Әнисен рәнҗетәләр кебек тоелды аңа. "Тимәгез әниемә! Әнием, кил монда! Кил! Кил!" дип ярсыды малай. Балалар йортында Илсур тавышына балалар уянды, тәрбиячеләр килеп җитте. Усал тиргәүләр дә, каты каеш та елаудан туктата алмады баланы. Бала күңеле сизенә шул...
Аның әнисен ир дигәне чынлап та мәсхәрәләде. Хатын канга батып, урамга чыгып качты. Җыелган су белән юынып, ышанычлы ныклы адымнар белән Балалар йортына китте. Төнге җил ачу белән яфракларны туздырды, агач-куакларны сындырды. Яшен кузгалды.
Балалар йортында Илсур керфек какмый әнисен көтте. Һәр селкенгән агач, тузгыган яфрак аңа әнисе булып тоелды. Бала күңеле сизде: килә бит аның әнисе, килә...
-Әнием, әнием!.. -дип ишеккә ташланды бала. Сакчы абыйның көчле куллары да туктата алмады сабыйны. Урамга ялан тәпи йөгереп чыкты бала.
-Әни, әнием... килдеңме? Килдеңме, әнием...
-Килдем, улым, килдем, бәгырькәем...
Бала белән ана бер-берсенә ташланды. Ике йөрәк бергә үкседе, бергә сулкылдады.
-Улым, газизкәем...
-Әнием, бәгырем, әнием!..
Җил басылды, яшен тынды. Бары ачык күктә яңгыр тамчылары гына күренде.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: