Заман сулышы

Балагыз сезгә дусмы, дошманмы?

"Заман сулышы" газетын күптәннән бик яратып укыйм. Татар тормышы, татар гаиләләре турында язылган мәкаләләрне, тирән эчтәлекле шигырьләрне кат-кат укып чыгам, аларны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш чараларда кулланам. Балалар белән әңгәмә вакытында, кызганыч, шуны ачыклыйм: күп гаиләләрдә татарча сөйләшмиләр. Аларда татарча китаплар юк, татар газеты алдырмыйлар, татар телендә...

"Заман сулышы" газетын күптәннән бик яратып укыйм. Татар тормышы, татар гаиләләре турында язылган мәкаләләрне, тирән эчтәлекле шигырьләрне кат-кат укып чыгам, аларны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш чараларда кулланам.


Балалар белән әңгәмә вакытында, кызганыч, шуны ачыклыйм: күп гаиләләрдә татарча сөйләшмиләр. Аларда татарча китаплар юк, татар газеты алдырмыйлар, татар телендә җыр яңгырамый. Әти-әниләр балалары белән ана телендә ешрак сөйләшсен, татар тормышын, нәсел җепләрен бергәләп барлау юнәлешендә эзлекле эш булсын иде. Әле канатлары ныгып бетмәгән, ни күрсә, ни ишетсә - шуны яшәү рәвеше итеп кабул итә торган балага гаиләдә, иң беренче чиратта, дөрес юнәлеш бирелергә тиеш. Татар теле дәресләрендә кайсы гаиләдә милләткә, телгә, туган илгә карата нинди тәрбия бирелгәне бик ачык күренә. Җаным әрнеп, кулыма каләм алып шушы мәкаләне язарга булдым. Компьютер, телевизион фильмнар, чит ил сериаллары, балаларны чолгап алган тирәлек, шулай ук гаилә әгъзалары арасында бердәм таләп булмау тәрбия өлкәсендә мөгаллимнәргә зур кыенлыклар тудыра. И.Крыловның "Аккош, Чуртан һәм Кысла" мәсәлен һәммәбез дә хәтерлидер. Өчесе өч якка тарта, әмма арба кузгалмый, бер урында тора. Бала тәрбияләгәндә дә еш кына шулай була. Баланың әбисе: "Балам, татар теленнән нәрсә бирделәр, әйдә әле бергәләп укып чыгыйк!" диюгә, әтисе: "Татарский не главный предмет, пусть математикадан задачалар решает!" - дип арага керә. Ә әни кеше: "Он долго сидел перед компьютером, немного ял итсен, ашасын, что вы в самом деле!", - дип өстәп куя. Бу очракта баланың нинди хәлдә калуы сүзсез дә аңлашыла. Элек-электән матур гореф-гадәт, бердәмлек, татулык, саф татар телендә аралашуы белән аерылып торган бит безнең гаиләләр.
Бердәм таләп булмаганга, ата-ана һәм бала арасында төрле каршылыклар килеп чыга. Бала ялагай эгоист, артист булып үсә. Өлкәннәрне тыңламый башлый. Аның язмышына өлкәннәр бертигез җаваплы. Берегезнең фикерен икенчегез ялгыш дип тапса, аны бала алдында ачыктан-ачык әйтмәгез. Бала киптергеч кебек, шунда ук сеңдерә, зурлар да ялгыша икән, дип, сезне тыңламас була. Бер-береңә ихтирам булган гаиләләрдә бала тәрбияләү мәсьәләләрендә беркайчан да каршылыклар килеп чыкмый.
Бүгенге әниләрнең күбесе "телсез". Үз телләреннән ваз кичкән. Балаларына әкият сөйләми, бишек җырлары җырламый. Менә сиңа мә! Ә бит - без телебезне Ана теле дип зурлыйбыз. Балага, милләткә телне ана бирә. Уйланырлык җирлек бар монда!
Безнең тагын бер югалган сыйфатыбыз - ул бала өчен ата-анада җаваплылык хисе булмау. Балалар бакчасында ул-бу була калса, тәрбияче гаепле, мәктәптә - укытучылар. Ә гаилә җаваплылыгы турында уйлап карау да юк. Ата-анада:"Балам турында кеше ни әйтер?", дип борчылу хисе бөтенләй юкка чыкты.
Кайбер балаларның телендәге сүзләрне эт тә җыймас. Аңа да игътибар итмибез. Ә бит элек татар гаиләләрендә тәмсез сүз ычкындыру зур гөнаһ саналган. Вакыйф Нуриевның "Әби сабагы" дигән бер хикәясендә, ялгыш кына ярамаган сүз ычкындырган оныгын әбисе ормый-сукмый, өч чиләк су сыешлы казанның суы беткәнче комган белән авызын чайката. Менә ул халык педагогикасы!
Һиндстанда: "Биш яшькә кадәр бала - сезнең патшагыз. Биш яшьтән ун яшькә кадәр хезмәтчегез. Ун яшьтән унбиш яшькә кадәр - туганыгыз. Ә аннан соң ул сезгә дусмы-дошманмы икәнлеге нинди тәрбия бирүегезгә карый", - дигәннәр. Әти-әниләргә кулларын башларына куеп уйланырлык фәлсәфә бу.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2000 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим