Заман сулышы

Балалар бакчасында – заманча тәрбия

Хәзерге заманның балалар бакчасы тәрбиячесе нинди булырга тиеш? Бу сорау әлеге системада эшләүче һәркемне борчыйдыр. Аңа җавапны шәһәребезнең 26 нчы "Җиләккәй" балалар бакчасы тәрбиячеләрнең эшендә табарга тырыштым. Гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк Фәридә Даһия кызы Якупова тәрбияче булып 21 ел эшли. Әлеге вакыт эчендә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән. Һәрвакыт яңалыкка омтылучы,...

Хәзерге заманның балалар бакчасы тәрбиячесе нинди булырга тиеш? Бу сорау әлеге системада эшләүче һәркемне борчыйдыр. Аңа җавапны шәһәребезнең 26 нчы "Җиләккәй" балалар бакчасы тәрбиячеләрнең эшендә табарга тырыштым.


Гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк
Фәридә Даһия кызы Якупова тәрбияче булып 21 ел эшли. Әлеге вакыт эчендә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән. Һәрвакыт яңалыкка омтылучы, хезмәттәшләре белән үз киңәшләрен бүлешүче тәрбиячеләрнең берсе ул.
"Җиләккәй" балалар бакчасында барлыгы алты төркем. Шуларның берсе татар төркеме. Фәридә ханым төркемендә 2-3 яшьлек 17 бала тәрбияләнә.
- Балаларга татар телен өйрәтү турында берничә сүз әйтсәгез иде...
- Татар төркемендә эшләү дәверендә балаларга татар телен өйрәтү белән беррәттән, аларны халкыбызның гореф-гадәтләре, матур йолалары, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән таныштыру бурычы куйдым. Телне өйрәтүне "Татар теле өйрәнә нәниләр" дигән программа нигезендә алып барам. Иң элек аларны тормышта еш кулланыла торган сүзләр белән таныштырам. "Исәнмесез!", "Сау булыгыз!", "Рәхмәт", "Хәерле иртә!" һәм башка сүзләрне гел кабатлап торабыз. Алар бу сүзләрне күптән аңлый башладылар инде. Истә калдыру өчен төрле уеннар оештырам, махсус күнегүләргә, методик алымнарга мөрәҗәгать итәм.
Тагын шунысын да әйтәсе килә, дәрес барышында тәрбияченең бары тик татар телендә генә сөйләшүе уңай күренеш. Ләкин телне яңа гына өйрәнә башлаган очракта балаларга биреләсе сораулар иң элек татарча, аннан соң рус теленә тәрҗемә ителеп бирелә.
- Үз эшегезне ничек оештырасыз, балаларны нинди алымнар белән кызыксындырасыз?
- Гадәттә, үз эшемне традицион булмаган методлар ярдәмендә алып барырга тырышам. Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлаганга күрә, дәресләрне дә театральләштереп, курчаклар кулланып үткәрәм. Шулай иткәндә балада кызыксыну уяна, дәресне бирелеп тыңлый башлый, теләп катнаша.
Телне өйрәтүгә килгәндә, Р.Борһанова белән Ф.Хисамованың "Татар теле өйрәнә нәниләр" дигән программасына нигезләнеп эш итәм. Эшемдә Ф.Зиннурова, М.Кашапова, Р.Ягъфәров язган методик әсбаплар да ярдәмгә килә. Күпчелек ишарәләр, уен, хәрәкәтләр, этюд белән эшләү, психогимнастика, аудио-видеоязмаларны да кулланам. Рус телендәге текстларны татар теленә тәрҗемә итү, матур әдәбият белән таныштыру - боларның барысы да яңа методик алымнар буларак кулланыла.
- Ата-аналарның татар теленә карашы ниндирәк?
- Хәзер мәктәптә дә, балалар бакчасында да эшләве кыенлашты. Татар теленә игътибар кимеде. Элек тә аңа әллә ни әһәмият бирелмәде, хәзер дә шулай ук кала бирә. Минем төркемдә ике дистәгә якын бала шөгыльләнә. Балаларның төрле милләтлесе бар. Ә татар телен белү яисә белергә омтылу - бер үк дәрәҗәдә. Рус балалары белән беррәттән, телне татар гаиләләрендә яисә катнаш гаиләдә туган балалар белән бергә өйрәнәбез. Әлбәттә, өйдә балаларын татарча сөйләшергә өйрәтүче юк, моңа иманым камил. Булса да - бер-ике гаиләдер. Менә шунысы эшебезгә "аяк чала" да. Практика җитеп бетми. Ә бит гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк. Сүз дә юк, төркемдәге балаларның яше дә бик кечкенә, 2-3 яшьлекләр белән шөгыльләнәм бит. Бәлки, тора-бара, ата-аналары телнең мөһим булуын аңлап, аны өйрәнүгә күбрәк игътибар бирә башлар. Үзем исә, һәр балага шәхси якын килеп, һәрберсенең уй-фикерләре белән исәпләшергә омтылам. Дөрес тәрбия бирү без - тәрбиячеләрнең уртак бурычы. Аны бердәм хезмәттәшлек булганда гына тормышка ашырырга мөмкин.
Заманадан артта калу тәрбиячегә хас сыйфат түгел
Мәдинә Мөхлис кызы Ихсанова 26 нчы балалар бакчасында 14 ел эшли. Биредә ул татар теле дәресләре алып бара. Быелдан аның эше тамырдан үзгәреп, яңа төсмер алган.
- Быел балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен "Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы" дип исемләнгән региональ программа кайтты. Телне өйрәтүне шуңа нигезләнеп алып барам. Ул бездә генә түгел, Татарстанның барлык төбәкләрендә дә гамәлгә ашырылган. Элек дәресләрне бары тик телдән генә алып барган булсак, быел аудиоязмалар, эш дәфтәрләре кулланабыз.
Балалар бакчалары тәрбиячеләре, методистлары өчен өр-яңа "Сөенеч" дигән программа да кайтырга тиеш. Киләчәктә шуның буенча эшләячәкбез. Әмма иске программаны да онытмыйбыз, кирәк вакытта бер-беребез белән киңәшләшеп, аны да кулланабыз. Тик тәҗрибәне программалар өйрәнеп кенә туплап булмый бит. Барлык тәрбиячеләрне дә җыеп, уку-укыту курслары үткәрсәләр, безнең өчен яхшы булыр иде.
- Нинди күрсәтмә әсбаплар кулланасыз? Заманча техника белән тәэмин ителеш бармы?
- Эшемдә укыту-методик кулланмалар, аудиодисклар, плакатлар, рәсемнәр һәм башка күрсәтмә әсбаплар ярдәмгә килә. Аларны 4-5 яшьлек балалар белән эшләгәндә куллана башлыйм. Махсус аудиодискларны ешрак куярга тырышам. Мондый дәресләр балаларда кызыксыну уята, аларны җиңелрәк истә калдыралар. Өч яшьлек рус балалары өчен "Минем өем" дигән махсус аудиодиск бар. Шуны теләп үзләштерәләр. Моннан тыш, рәсемнәрдән киң файдаланам.
Дәрескә кергәнче үк зур әзерлек алып бару, күп көч, тырышлык, иҗадилык таләп ителә. Балаларны заманча укыту - безнең бурыч. Аннан читкә китмәскә тырышып эшлибез.
- Мәктәпкә китәргә җыенучы балалар белән эшне ничек оештырасыз?
- Андый балалар өчен "Без инде хәзер зурлар" дигән аудиодиск ярдәмгә килә. Ул нәкъ менә мәктәпкә китүче балалар өчен эшләнгән. Шуңа кушып, һәр дәрестә алар өчен "Гав исемле мәче баласы", "Арыслан баласы белән ташбака", "Винни Пух кунакка бара" дип исемләнгән һәм башка татарча мультфильмнар күрсәтәм.
Әлеге эштән тыш балалар белән шәһәркүләм конкурсларда катнашабыз. Мисал өчен, Муса Җәлилгә багышланган иҗади конкурста, Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган әдәби чараларда катнаштык. Татар халык авыз иҗатын өйрәнәбез, әкиятләр буенча бәйгеләрдә чыгыш ясыйбыз.
Тәрбияченең эше катлауланды. Кичәге көн тәрбиячесе белән бүгенге заманныкы арасында аерма - җир белән күк арасы. Әмма телебезне, милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен балалар бакчаларында нәкъ менә шундый тәрбиячеләр кирәктер дип уйлыйм. Заманадан артта калу хәзерге тәрбияче-укытучыларга хас сыйфат түгел ул.
- Телне өйрәтү буенча ата-аналарга киңәшләрегез дә бардыр?
- Телне өйрәтү аралашу аша булырга тиеш дип уйлыйм. Шуңа да, иң беренче итеп, ата-аналарга үз балалары белән күбрәк татарча аралашырга киңәш итәр идем. Чөнки бакчада гына сөйләшү җитми, алар белән гади җөмләләр кулланып, сөйләшергә дә була бит. Өйдә өйрәнгән сүзләрен бәлки бакчада да кабатларлар иде һәм киресенчә, ә бу тәрбиячеләр һәм укытучылар эшенең иң нәтиҗәле күрсәткече булыр иде, дип уйлыйм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2022 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим