Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар ишегалды лагерында вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрде (+фотолар)

Шәһәр кафесының берсендә 1 нче һәм 3 нче номерлы территориаль җәмәгать үзидарәләренең җәйге ишегалды лагерьлары сменасын ябу тантанасы узды.

Балалар тәмле ризыклар белән сыйланды, күңелле музыка тыңлады һәм бүләкләр алды. Инде берничә ел балалар өчен җәйге ишегалды лагерьларында ял итү мөмкинлеге бар. Биредә, балалар буш вакытларын файдалы итеп үткәрә.

Ике атна дәвамында 1 нче һәм 3 нче ТОС ишегалды лагерында балалар өчен экскурсияләр, юлларда һәм урамнарда, суда үз-үзеңне тоту буенча чаралар оештырылды. Саф һавада спорт-сәламәтләндерү уеннары, төрле конкурслар, викториналар, әңгәмәләр, спорт турнирлары үткәрелде. Иң актив балаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Асия Мәхмүтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев