Самокат та җитә
Бер танышым сөйләгән иде. Алты яшьлек улларын эшкә өйрәтәсе килеп, әтисе бакчада түтәл утарга куша.
- Менә шушы түтәлдәге чүп үләннәрен утап бетерсәң, мин сиңа велосипед алам.
Күпмедер вакыт узгач, улының уйнап йөрүен күреп:
- Әйдә, улым, эшеңне күрсәт, - дип бакчага керәләр. Ә анда түтәлнең яртысы...
Самокат та җитә
Бер танышым сөйләгән иде. Алты яшьлек улларын эшкә өйрәтәсе килеп, әтисе бакчада түтәл утарга куша.
- Менә шушы түтәлдәге чүп үләннәрен утап бетерсәң, мин сиңа велосипед алам.
Күпмедер вакыт узгач, улының уйнап йөрүен күреп:
- Әйдә, улым, эшеңне күрсәт, - дип бакчага керәләр. Ә анда түтәлнең яртысы гына утаган.
- Ник бөтенләй утамадың?
- Әти, мин уйламадым да, быелга велосипед кирәкмәс, самокат та җитә, ә аны алырлык эшләдем инде, - дип җавап биргән тапкыр малай.
Мин - пенсиядә
4 яшьлек кызым белән күршеләрнең мәктәпкә баручы кызы өйле-өйле уйнап утыралар.
Бөтен курчакларны, вак-төяк уенчыкларны икегә бүлгәннәр дә, имеш, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, ашыйлар-эчәләр. Әзрәк уйнагач күрше кызы әнисе роленә кереп:
- Ярар, мин эшкә киттем, кич белән генә кайтам, тәртипле генә торыгыз. Ә син барасыңмы? - ди минем кызга ишәрәләп.
Тегесе селкенми, утырган җиреннән тормыйча гына:
- Юк, бармыйм, мин - пенсиядә, - димәсенме.
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев