Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баланың таза булуы сәламәтлек өчен куркынычмы?

Табиблар чаң кага: балаларның тазаруы - XXI гасырда сәламәтлеккә бәйле төп проблемаларның берсе. Белгечләр фаразлавынча, кешелек дөрес туклануга күчмәсә, 2050 елга яшәү озынлыгы 5-7 елга кыскарачак. Балалар нигә тазара соң? «Бочка» булмас өчен нишләргә? Балаларның тазару­ын төрле ил белгечләре үзләренчә аңлата. Әйтик, Америка галимнәре кушма штатларда баланың симезлегендә фастфудлар гаепле...

Табиблар чаң кага: балаларның тазаруы - XXI гасырда сәламәтлеккә бәйле төп проблемаларның берсе.
Белгечләр фаразлавынча, кешелек дөрес туклануга күчмәсә, 2050 елга яшәү озынлыгы 5-7 елга кыскарачак. Балалар нигә тазара соң?
«Бочка» булмас өчен нишләргә?
Балаларның тазару­ын төрле ил белгечләре үзләренчә аңлата. Әйтик, Америка галимнәре кушма штатларда баланың симезлегендә фастфудлар гаепле дип саный. Англия белгечләре авырлы чакта әни кешенең тәмәке тартуы туачак баланың авырлыгына тәэсир итә дип дәлилләргә тырыша. Австралия табиб­лары исә, балаларның аз хәрәкәтләнүе артык авыр­лык җыюга сәбәп, ди.
Проблеманы Татарстан табиблары да таный. Әле күптән түгел генә Республика балалар клиник хастаханәсендә «Дөрес туклану турында сөйләшик» дигән айлык узды. Декада кысаларында шул темага республика күләмендә фәнни-гамәли конференция дә оештырдылар.
Белгечләр, балаларның тазаруында әти-әниләр дә гаепле, ди. Ни өчендер элек-электән шулай кабул ителгән инде: бала яхшы ашый икән, димәк, ул сәламәт. Шуңа да кечкенәдән монысы әни өчен, монысы әти өчен дип, баланың авызына кашыклап салып ашатырга өйрәнгәнбез. Ә артык авырлык организм өчен бик зарарлы.
Балалар клиник хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге җитәкчесе, эксперт Раилә Низамова әйтүенчә, тазару аркасында шикәр диабеты, бавыр циррозы, йөрәк, кан басымы авырулары башланырга мөмкин. Сөяк, буын системасына зыян килеп, аю табанлылык күзәтелүе бар. Еш кына симез балаларның тез төзелеше үзгәрү кичерә. Аяклар Х хәрефен хәтерләтә башлый. Таза булу психологик яктан да авыр. Балада депрессия башланырга, үзенә кул саласы килү теләге уянырга мөмкин.
Артык килограммнар барлыкка килүдә генетик факторлар да роль уйный. Шулай да иң еш очраган сәбәп - артык күп ашау һәм аз хәрәкәтләнү.
Цивилизация чире
Иртән зарядка ясаучы балалар күпме икән ул? Бармак белән генә санарлыктыр, мөгаен. Кешенеке ничектер, безнекеләр иртән күзләрен ачуга, азрак мультфильм карап алыйк, дип, телевизор пультына үреләләр. Мәктәпкә балаларны машина белән алып барабыз, алып кайтабыз, күрше кибеткә барырга туры килсә дә, җәяү йөрмәскә тырышабыз. Кайбер гаиләләрдә спорт белән шөгыльләнүгә дә игътибар аз бирелә. Чаңгысын да сатып аласың, велосипед та бар югыйсә, тик менә бала белән урамга чыгарга, таудан шуарга вакыт табып булмый. Балага исә телевизор йә компьютер каршына барып утырудан башка чара юк. Хәер, үзләре дә, табигатьтә уйнаганчы, планшет белән утыруны якынрак күрә. Медицинада бу күренешне аерым термин белән дә атаганнар: гиподинамия - аз хәрәкәтле тормыш, нәтиҗәдә сәламәтлекнең какшавына китерә. Гиподинамияне еш кына цивилизация чире дип тә атыйлар. Шәһәрләшеп беткән халык мөмкин кадәр азрак хәрәкәтләнергә тырыша шул. Дөрес ял итмәү, буш вакытны телевизор каршында уздыру ялкаулыкны көчәйтә, бала начар гадәтләргә тартыла башларга мөмкин.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, составында крахмал булган ипи, бәрәңге кебек ризыкларны кеше нормадан 10 процентка, шикәрне 30-35 процентка күбрәк ашый, ә менә итне - 25, сөтне - 30, яшелчә, җиләк-җимешләрне 45-50 процентка азрак куллана.
Рацион нинди булырга тиеш?
Балалар клиник хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге җитәкчесе, эксперт Раилә Низамова киңәшләре:
Бала организмында ризык 3,5-4 сәгать эшкәртелә, шуңа да бер ашау белән икенче ашау арасында якынча шул кадәр вакыт узарга тиеш. Көндәлек менюга ит, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, үсемлек мае, атланмай керсә яхшы. Бала атнасына ике-өч тапкыр күкәй, сыр, балык, эремчек ашарга тиеш.
Майлар баш миенең үсеше өчен ярдәм итә. Шуңа да балага көненә уртача 60-80 процент май кирәк. Әлбәттә, кашыклап май эчертү турында сүз бармый, аны боткаларга, салатларга кушарга, бутербродка ягып бирергә була. Углеводлар энергия чыганагы булып санала. Мәктәп укучысының чи яшелчә, җиләк-җимеш ашавы бик мөһим. Макаронны азрак пешерергә тырышыгыз. Ярмалы боткалар файдалы. Кальций тешләргә, сөякләргә кирәк. Шуңа да көн саен ике стакан сөт яки сөт ризыклары эчәргә кирәк.
Сосиска, сарделька ише казылык ризыкларын атнасына бер-ике тапкырдан да артыграк пешермәгез. Баллы тәм-томнардан зефир, пастила, мармелад, печенье, крекер бирергә була. Шоколад, конфетларны атнасына бер тапкыр гына ашатыгыз.
Нәрсә ашатырга ярамый
Баллы, газлы сулар, чәйни торган конфетлар - аларда шикәр артык күп, баллы суларны еш куллану кариеска китерә. Ә химик буягыч матдәләр ашказаны кайнату системасын зарарлый.
Фастфуд - балалар бу ризыкны бик яратса да, анда синтетик кушылмалар күп, авыр углеводлар, майлар бала организмы өчен куркыныч тудыра.
чипсылар - химия һәм май кушылмасыннан тора.
Сыроклар - күп ата-ана монысын бала өчен зарарсыз, эремчектән ясалгандыр дип уйласа да, сырок батоннары консервантлар белән тулы, аларда калорий дә күп.
Консервланган ризыклар - балыгы да, ите дә, җиләк-җимеш, яшелчә дә консервланган икән, димәк, бу «үле» ризык.
Ысланган ризыклар - мондый төр ризыкны ашкайнату системасы бик авыр эшкәртә, шуңа да аны балалардан ераграк тотсаң, хәерле.
Кукуруз таякчыклары, попкорн - бу ризыкларны зыянлы дип тә әйтеп булмый, файдасы да юк. Аларга ясалма кушылмалар һәм консервантлар өстиләр.
Кетчуп һәм майонез - өйдә үзең ясаганы зыянлы булмаска да мөмкин, ә менә кибеттән сатып алганында консервантлар бик күп.
Ярымфабрикатлар - олылар өчен алар иң җайлы нәрсә, әлбәттә, катырылган котлет, пилмәнне тиз генә алдың да пешердең, ризык әзер. Әмма ярымфабрикатларда вакыт белән зыянлы канцероген матдәләр җыела. Шуңа да балалар өчен бу файдалы ризык түгел.
("Шәһри Казан" газеты сайтыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: симезлек балалар тазаруы