Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән 3нче балалар бакчасын ни бәйли?

Юлда, урамнан барганда төрле маҗараларга очравың мөмкин. Дөрес, юл кагыйдәләрен үтәп, як-ягыңа карап, игътибарлы булсаң, барысы да яхшы булачак.


Әнә шуларны төшендерергә тырыштылар Лениногорск Балалар китапханәсе хезмәткәрләре 3нче балалар бакчасына килгәч. Ә балалар бик актив, юл кагыйдәләре буенча булган белемнәрен күрсәттеләр. Нәниләр бакчада тәрбияче апалары белән бергә ныклап өйрәнәләр икән. Юл кагыйдәләрен өйрәтү буенча Илсия Камалова эшчәнлек алып бара.

Чара барышында балалар юл билгеләренә кагылышлы табышмаклар чиштеләр. Аларга кунак булып килгән герой – Незнайка белән төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Балалар алдан өйрәнеп килгән шигырьләрен дә сөйләп күрсәттеләр.

Баллаар бакчасы хезмәткәрләре әлеге очрашуга “Юл куркынычсызлыгы” учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманованы чакырдылар.  Ул машинада йөргәндә нәниләр өчен махсус автомобиль креслосы кирәк булуын әйтте. Шулай ук төнлә юл кырыеннан барырга туры килгәндә, яктылык кайтаргыч элемент булу мәҗбүри икәнен сөйләде һәм балаларга да шундый элементларны бүләк итте. Юл кагыйдәләре язылган буклетлар да тапшырды.
Балалар китапханәсе хезмәткәре Ләйсән Галимова әйтүенчә, мондый чараларны китапханә юл иминлеге хезмәткәрләре белән ешрак үткәрергә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X