Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Байлыгына кызыгып, әти белән бер яшьтәге кеше белән тормышымны бәйлисем килми!»

Кем белән генә очрашып сөйләшсәң дә, сүз акчага барып тоташа. Нишлисең инде, бу тормышта ансыз яшәп булмый. Барлык кешенең дә байлыкта рәхәт чигеп гомер итәсе килә. Мин дә элек бәхет ачкычы байлыкта дип уйлый идем. Имеш, бай иргә кияүгә чыгам да, бер кайгысыз рәхәтләнеп яшим. Әле бу тормышта бәхетле булу...

Кем белән генә очрашып сөйләшсәң дә, сүз акчага барып тоташа. Нишлисең инде, бу тормышта ансыз яшәп булмый. Барлык кешенең дә байлыкта рәхәт чигеп гомер итәсе килә. Мин дә элек бәхет ачкычы байлыкта дип уйлый идем. Имеш, бай иргә кияүгә чыгам да, бер кайгысыз рәхәтләнеп яшим. Әле бу тормышта бәхетле булу өчен кесәңнең акча белән шыплап тулуы гына җитми икән шул.
Беркөнне күрше кызы йомыш белән кергән иде. Сүз иярә сүз чыгып, әлеге дә баягы кияү, ир табу мәсьәләсенә килеп тукталдык. Беләм, әнисе белән гел сөйләшеп торабыз, артыннан әллә нинди акыллы, бай егетләр йөри бу кызның. Ләкин ул алар белән якыннан аралашмас өчен әллә нинди сәбәпләр таба икән: берсенең буе кыска, икенчесе, киресенчә, колга кебек. Җайлап кына күңел кылларын тартып карадым моның.
"Егетең бармы соң? Әле кайчан кияүгә чыгарга җыенасың?" - мин әйтәм. "Әле укыйсы бар бит, шулай да соңгы курста чыгарга инде, - ди. - Әй, әле аның җүнле егете дә юк. Кайдан табарга инде?" Һәм иренең нинди булырга тиешлеген тасвирлап бирде бу. "Белемле, чибәр, спортчыларныкы кебек гәүдәле, эшлекле, фатиры да, машинасы да булсын, акча тапсын, мине үлеп яратсын, бернәрсәгә дә акчасын жәлләмәсен".
- Балакаем, мондый ирне син беркайчан да таба алмаячаксың, - дидем мин аңа гаҗәпләнеп карап, авыр сулап куйганнан соң. - Хәзер артыңнан йөргән егетләреңә хуҗа бик тиз табылыр, ә син карт кыз булып, кияүгә чыга алмыйча тилмерерсең. Әллә мин Тимер абыеңа чыкканда аны бай булгандыр дисеңме? Икебез дә ач студент идек. Әле ул заманда юклык иде. Бергә тапкан мал гына кадерле була ул. Беркайчан да ир тапкан байлыкка гына карап, аңа бәйле булып яшәргә ярамый. Хатын-кызның үзенең дә шөгыле булырга, ул үзе дә акча эшләргә тиеш".
Бик акыллы, белемле, үтә дә итагатьле, бөтен дөньясы җитеш, үз гомерендә бер тапкыр да өйләнмәгән гаилә дустыбыз бар. Шәһәрнең иң шәп җирендә фатиры, үз йорты бар. Машинасы да исләрең китәрлек. Үз бизнесы бар. Бер карасаң, кызлар аның артыннан көтүләре белән йөрергә тиештер кебек. Әмма инде гомер уртасына җитеп килә, әле өйләнәм дип ниятләнгән кәләше юк. Үзенең гаилә корасы килә икән. Сайлана, күрәсең. "Акыллы, инсафлы, бәби табучы кыз булса, тормыш корып җибәрер идем", - дигәч, мин моңа кәләш эзләргә тотындым. Таптым бер чибәркәйне. Теге гаилә дустыбыз таләпләренә җавап бирә: әдәпле, инсафлы, кыскасы, чын татар хатын-кызларына хас матур сыйфатларга ия. Кияүгә чыгар вакыты да җиткән. Үзе дә шәп ир эзли икән.
Мин аңа: "Бик акыллы егет бар, танышып кара", - дип тәкъдим иттем. Хәзер рәхәт бит: кешенең исем-фамилиясен белсәң, интернетта аның турында әллә ниләр табарга була. Кызның фотосын күргәч, егетнең исе китте. Инде танышырлар, кавышырлар дип йөргән идем, кәләшем "тәртәгә типте": "Байлыгына кызыгып, әти белән бер яшьтәге кеше белән тормышымны бәйлисем килми!" - диде.
Гаилә тормышына һәр кешенең үз карашы, үз фикере шул. Бай иргә чыгарга ашкыну да ике яклы: акча ул була да, бетә дә, ә бер-береңә хөрмәт, мәхәббәт бетсә нишләрсең?
"Татарстан яшьләре" АНИЯ. Ульян өлкәсе.
Чыганак: http://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев