Заман сулышы

Белмәгәннең башы авыртмый

Җәй ахыры. Көннәр кызу тора. Фотоаппаратымны алып, күл буена чыгып киттем. Ул көнне түбән күлдә кеше бик күп түгел, берничә пар су коена иде. Янәшәләрендә кечкенә балалары да йөзә. Кемнәрдер күл янында урнашкан утыргычларга утырып ял итә, башкалары чалкан ятып кызына. Сезгә бу күл буенда ял итәргә ошыймы, дип соравыма,...

Җәй ахыры. Көннәр кызу тора. Фотоаппаратымны алып, күл буена чыгып киттем.

Ул көнне түбән күлдә кеше бик күп түгел, берничә пар су коена иде. Янәшәләрендә кечкенә балалары да йөзә. Кемнәрдер күл янында урнашкан утыргычларга утырып ял итә, башкалары чалкан ятып кызына. Сезгә бу күл буенда ял итәргә ошыймы, дип соравыма, бер апа: "Әйе, бик тә ошый, тагын кая барыр идең әле безнең шәһәрдә!"- дип җавап бирде. Ә берсенең монда бөтенләй төшкәне булмаган, әле беренче килүе икән. Үзе генә дә түгел, ике баласын - кыз һәм улын да иярткән. Аңа бу күлдә су керергә ярамавы турында аңлаткач, аптырап калды һәм ни дип тә җавап бирергә белмәде. Балаларыгызга чир иярүдән курыкмыйсызмы дигәнгә, кулбашларын гына сикертте. Вәт сиңа мә, балалары өчен бик "кайгыра" икән бу ана, дип уйларсың. Җәй башыннан бирле шәһәр күлләрендә коенырга ярамый дип кисәтелеп килә, колакларына да элмиләр.
Күл буеннан барганда тагын бер гаилә янына туктадым. Алар су сибешә-сибешә, шатланып су коена иде. Бөгелмә шәһәреннән килгән булып чыктылар. Аларга бу күлдә килеп су коенырга, кояшта кызынырга дуслары тәкъдим иткән икән. "Башкалар курыкмыйча керә бит, без дә алардан калышырга җыенмыйбыз", диештеләр.
Утыргычларның берсендә өч егет сыра эчеп утыра иде. Аларга: "Сез, егетләр, бик иртә башлагансыз әле, сәгать ике генә тулып килә түгелме?"- дигәч, өчесе дә: "Кызу бит, аннары, без ял итәргә килдек һәм монда безгә бик ошый", дип җавабын да тиз тапты. Быелның 1 июленнән сыраның алкогольле эчемлекләргә тиңләштерелүен белмиләр бугай алар. Аны бары өйдә һәм җәмәгать туклану урыннарында гына эчәргә ярый. Әйтергә кирәк, Россия Административ хокук бозулар кодексы 2007 елда ук сыраны җәмәгать транспорты, белем бирү, медицина, мәдәният йорты учреждениеләре биналары территориясендә эчүне тыйды. Хәзер ул исемлеккә пляж, парк, яр буе, ишегаллары, подъездлар да өстәлде. Кыскасы, үз өеңдә һәм җәмәгать туклануы биналарында гына эчәргә ярый. Әмма полицийскийларның сыра эчүне тыюның үтәлешен күзәтергә вакытлары җитми, күрәсең, күл буенда күренмәделәр. Алар күбекле эчемлек чөмерүчеләрне күреп, аңлату эше алып барырга тиеш. Әгәр кисәтүләр үтәлмәсә, җәмәгать урынында сыра эчүчегә штраф салына. Әгәр составында этил спиртының күләме 12 проценттан кимрәк булган эчемлек кулланылган булса, 100дән 300 сумга кадәр штраф каралган. Градусы югарырак булса, 500дән 700 сумга кадәр штраф яный. Әлеге егетләр су коенырга өлгермәгәннәр әле булса кирәк, чөнки өс киемнәре коры иде. Эчеп су коенырга гына кермәсеннәр иде, дип кенә телисе кала. Әле үткән атнада гына әлеге сулыкта 1974 елгы бер ир-ат батып үлгән. Исерек булган, диләр.
Кайберәүләрне күл буена төшәргә җәлеп итүче нәрсә ул - катамаран. Ярты сәгатьлек йөзү - 100 сум икән. Халык күп йөриме, дип кызыксынгач, хуҗа: "Җитәрлек була инде", - дип җавап кайтарды. Шунысын да искәртте, исерткеч эчемлек кулланганнарга йөрергә рөхсәт ителми икән. Дөрестән дә, күл уртасына җитеп капланса, гаепле калуың ихтимал.
Шәһәребезнең санитар часть янында урнашкан күл буенда да халык бихисап, шулай ук балалар да күп. Малайлар сальта ясый-ясый суга сикерә, уйный, көлә. Боларның әти-әниләре ничек итеп тынычлап өендә, яисә эшендә утыра ала икән. Балалары белән бер-бер хәл була калса, күл буенда коткаручылар көтеп утырмый бит. Күлнең чиста булмавы да әллә каян күренеп тора. Балалар йөзгән җирдән ерак түгел, су өстендә чүп-чар ята. Бу күренеш күлдә төрле авырулар китереп чыгаручы микробларның барлыгына ышанырга тагын бер сәбәп. Ял итүче кешеләрнең күбесе сулыкларда су керергә ярамавын белми дә булып чыкты. Ни өчен шундый хәл килеп чыга соң? Нишләп халык белми? Әллә белергә теләмиме? Белмимнең башы авыртмый, диләрме әле?
Теги: књл буе
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: