Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер пенсионерны мошенниклар акчасыз да, фатирсыз да калдырган

Казанда пенсионер хатын мошенниклар аркасында бөтен мөлкәтен югалткан.

Билгесез кешеләр аңа шалтыратып, үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыралар, 950 мең сум акча күчерергә мәҗбүр итәләр. Моннан тыш, хатын-кыз үзенең торак мәйданынннан да колак каккан. Эчке эшләр органнары әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.

Бу хәлгә Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин да игътибар иткән. Ул Татарстан буенча суд җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эше материалларын Россия Тикшерү комитетының тикшерү органнарына тапшырырга һәм әлеге хәл турында доклад тапшырырга кушкан.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенники