Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бердәм пособие буенча лениногорскилыларның сорауларына Социаль фонд белгечләре җавап бирә

Бердәм пособие берьюлы айлык түләүнең 5 төрен үз эченә ала.

Әлеге бердәм пособие шушы елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде.

Бердәм пособие ел башыннан гамәлдә булса да, аңа кагылышлы сораулар Социаль фондка килә тора. Кайбер сорауларга социаль фонд белгечләре белән берлектә ачыклык кертәбез.

- Яшәү урынын алыштырганда пособие белән нишләргә?

- Әгәр гаилә башка регионга яшәргә күчмәсә, түләүләр шулай ук килүен дәвам итәчәк. Регионны башкага алыштырган очракта пособие туктатыла һәм яңа гариза бирергә кирәк булачак. Бу очракта пособие билгеләгәндә барлык күрсәткечләр регионның  яшәү минимумыннан чыгып яңадан исәпләнә.

- 18 яшькә кадәрге өч балага ай саен бердәм пособие алып буламы, өченче балага тиздән 3 яшь тула, аңа айлык түләү билгеләнгән.

Әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме региондагы яшәү минимумыннан артмаса, әйтик, Татарстанда ул 12 мең 219 сум, бердәм пособие балаларга түләнми, туктатыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев