Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безнең Президентыбыз беренче

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре башлыклары медиарейтингында янәдән иң медияле төбәк башлыгы булып танылды. Рейтинг «Медиалогия» мәгълүмати-аналитик системасында басылган. Идел буе федераль округында 201244,97 медиаиндексы белән республика лидеры губернаторлар медиарейтингын җитәкли. 74704,8 медиаиндексы белән икенче позициядә Саратов өлкәсе башлыгы Валерий Радаев тора. Губернаторларның бөтенроссия рейтингында Рөстәм Миңнеханов үзенең...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре башлыклары медиарейтингында янәдән иң медияле төбәк башлыгы булып танылды. Рейтинг «Медиалогия» мәгълүмати-аналитик системасында басылган.

Идел буе федераль округында 201244,97 медиаиндексы белән республика лидеры губернаторлар медиарейтингын җитәкли.

74704,8 медиаиндексы белән икенче позициядә Саратов өлкәсе башлыгы Валерий Радаев тора.

Губернаторларның бөтенроссия рейтингында Рөстәм Миңнеханов үзенең дүртенче позициясен саклады. Бераз гына ара белән бер баскыч югарыда (медиаиндекс - 202242,17) - Кырым Республикасы башлыгы Серей Аксенов, икенче урында Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров (медиаиндексы -209308,42). Мәскәү мэры Сергей Собянин 563943,94 медиаиндексы белән 2015 елдагыча рейтинг лидеры булып кала.

Искәртеп үтик, «Медиалогия» мәгълүмати-аналитик системасында медиаиндекс компания, бренд яки персона тирәсендә гаммәви матбугат чаралары формалаштырган мәгълүмат кырыннан формалаша. «Медиалогия» системасы рейтинглары 37,2 меңнән артык чыганак - телеканаллар, радио, басма һәм интернет-мәгълүмат чаралары, мәгълүмат агентлыклары мәгълүматлары нигезендә җыела.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев