Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөгелмәдә өч бала сөрем газы белән агуланган

Бөгелмәдә өч бала сөрем газы белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук).

Бүген иртәнге сигезенче яртылар тирәсендә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Белинский урамындагы фатирда өч баланың сөрем газы белән агулануы турында хәбәр итәләр.

Ашыгыч ярдәм машинасы табиблары 10 яшьлек кызны һәм 12 яшьлек малайны хастаханәгә алып киткән. Биш яшьлек баланы табиблар караган һәм өендә калдырганнар.

Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Күп очракта сөрем газы белән агулану газ, май һәм утын мичләренең, шулай ук башка газ җайланмаларының төзек булмавы аркасында килеп чыга дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Моннан тыш, вентиляция җитмәү аркасында да бинада сөрем газы җыелырга мөмкин.

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/21-12-2019/b-gelm-d-ch-bala-s-rem-gazy-bel-n-agulangan-5712326

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев