Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген 2001 елның 11 сентябрендә АКШта булган терактта һәлак булучыларны искә алу көне

Теракт нәтиҗәсендә 3 мең кеше үлгән, 6 меңләп кеше зыян күргән иде. Бүген Америка Кушма Штатларында 2001елның 11 сентябре терактында һәлак булучыларны искә алу уңаеннан тынлык игълан ителәчәк. Нью-Йорк шәһәрендә ул алты минут дәвам итәр дип көтелә. Матәм чаралары бу көнне ил буйлап үтә, дип хәбәр итә "Российская газета". Кичә...

Теракт нәтиҗәсендә 3 мең кеше үлгән, 6 меңләп кеше зыян күргән иде.
Бүген Америка Кушма Штатларында 2001елның 11 сентябре терактында һәлак булучыларны искә алу уңаеннан тынлык игълан ителәчәк. Нью-Йорк шәһәрендә ул алты минут дәвам итәр дип көтелә. Матәм чаралары бу көнне ил буйлап үтә, дип хәбәр итә "Российская газета".
Кичә фаҗигадә һәлак булучыларны Нью-Йоркта Изге Патрик соборында искә алдылар. Һәлак булучылар арасында биек йортларда һәм Пентагон бинасында булучылар белән беррәттән 300 янгын сүндерүче һәм лайнерлар пассажирлары да булганлыгын искә төшерделәр.
Әлеге коточкыч һөҗүм турында АКШта гына түгел, барлык илләрдә дә искә алалар. Нәкъ 15 ел элек террористик "Аль-Каида" төркеме (Россиядә тыелган) тарафыннан 4 пассажир самолеты яулап алына. Шуларның икесе Бөтендөнья сәүдә үзәгенең игезәк күпкатлы биналарына, ә берсе Пентагон бинасына юнәлдерелә. Һөҗүм нәтиҗәсендә 3 мең кеше үлә, 6 меңләп кеше зыян күрә.
АКШта булган терактның 15 еллыгы алдыннан АКШ президенты Барак Обама махсус белдерү белән чыккан. Ул Кушма Штатларның шушы еллар эчендә "Аль-Каида" лидерларына җимергеч һөҗүм ясауларын, әлеге төркем хәрбиләрен коралсызландыруларын һәм хаклы рәвештә Усама бен Ладенга җавап кайтаруларын белдергән. Ул шулай ук илдә хәрби әзерлек дәрәҗәсен күтәрә алуларын һәм шуның белән илнең эчке куркынычсызлыгын ныгытуларын билгеләп үткән.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев