Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген кулланучы хокуклары көне. Аны яклаучылар мөһим проблема күтәргән

Быел ул "Азык продуктларыннан антибиотикларны бетерү" девизы буенча уза. Халыкара кулланучылар оешмасы туклану предприятиеләрен антибиотиклар кулланып үстергән ит сатуны тыю акцияләре үткәрүне планлаштыра. Ә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы антибиотиклар куллануга каршы чаралар күрмәсәң, әлеге төр даруларның кеше организмына тәэсир итү көче бөтенләй бетәчәк, дип кисәтә. Кешегә дәвалау максатында бирелгән дарулар...

Быел ул "Азык продуктларыннан антибиотикларны бетерү" девизы буенча уза.
Халыкара кулланучылар оешмасы туклану предприятиеләрен антибиотиклар кулланып үстергән ит сатуны тыю акцияләре үткәрүне планлаштыра. Ә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы антибиотиклар куллануга каршы чаралар күрмәсәң, әлеге төр даруларның кеше организмына тәэсир итү көче бөтенләй бетәчәк, дип кисәтә. Кешегә дәвалау максатында бирелгән дарулар ярдәм итмәячәк, ә гап - гади инфекцияләр, җәрәхәтләр үлемгә китерәчәк.
Антибиотикларның дәвалау көче югалуының төп сәбәбе - аларның артык күп кулланылуында. Дөньяда җитештерелгән антибиотикларның яртысыннан артыгы авыл хуҗалыгында кулланыла икән. Аныңы елдан-ел арта баруын да билгеләп үтәләр. Кулланучыларның да әлеге проблемага битараф калмаслыгына ышана алар.
Монда сез, лениногорскилылар да, үз өлешегезне кертә аласыз. Азык-төлек продуктлары сату вакытында, туклану хезмәтләре күрсәткәндә, шулай ук азык-төлекнең сыйфаты, куркынычсызлыгы буенча безгә - республика буенча гигиена, эпидемиология үзәгенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары Консультация үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Адресыбыз: Лениногорск шәһәре, Менделеев урамы, 37 нче йорт. Телефон аша да консультация алырга мөмкин: 5-17-44, 5-12-73, 5-14-35.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев